Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы

Скачать
44.43 КБ, 305660.docx Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна, 20 Мар 2015

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  • Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  • Әлмәт шәһәре автоном муниципаль белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  • Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.
  • Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

    Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  • Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:
  • фонетика, сүз ясалышына караган башлангыч мәгълүмат бирү;
  • телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.
  • Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  • Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
  • Программада барысы 102 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында татар теле атнага 3 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 102 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп төзелде.

    Программаның эчтәлеге

    Эчтәлек

    Сәгать саны

    Үрнәк

    программасы

    буенча

    Эш программасы буенча

    1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

    12

    24

    Морфология

    34

    43

    Синтаксис

    26

    17

    Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

    5

    3

    Бәйләнешле сөйләм үстерү

    25

    15

    Барлыгы

    102

    102

    4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

    4 нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

    Сүзләрнең тамырын, кушымчаларын һәм нигезен табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчаларны күрсәтү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

    Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык исемнәр, аларның берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

    Сыйфатларның төрле дәрәҗә формалары (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектә һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

    Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

    Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

    Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

    Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә (иянең исем яки зат алмашлыгы, хәбәрнең хикәя яки боерык фигыл, тартым алмашлыгы белән) мисаллар әйтү, укытучы яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.

    Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

    Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).

    Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен кую.

    Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр

  • Тыңлап аңлау:
  • укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
  • текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне аера белү;
  • татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
  • текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;
  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
  • Сөйләү:
  • укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
  • диалогта катнашу;
  • текстның эчтәлеген үзгәртмичә сөйләү;
  • рәсем яки план нигезендә сөйләү;
  • укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
  • татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.
  • Уку:
  • текстны (хикәя, шигырь, әкият) татарчамсәнгатьле итеп уку;
  • балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
  • укыгын текстның төп фикерен аңлатып бирү;
  • этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
  • текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
  • текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
  • Язу:
  • бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б. турында) сочинение язу;
  • орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
  • план нигезендә изложение язу;
  • татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
  • мәктәп, гаилә, үзең турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.
  • Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

    Укытучы өчен:

    1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

    2.Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 4 нче сыйныф / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006.

    3.Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Газизова А.Н. – Казан: Яңалиф, 2007.

    4.Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. – Казан, Мәгариф, 2005.

    5.Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан, Мәгариф, 1994.

    6.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

    7.Гамәли татар теле. Практический татарский язык / Р.Ф.Фаттахова. – Казан: Татар.кн.изд-во, 2008.

    8.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Яңалиф, 2006.

    9.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Мәгариф, 2007.

    Укучы өчен:

    1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

    2.Сүзлекләр.

    3.Электрон сүзлекләр.


    Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы Заляева Алсу Гумеровна 31 Мар 2015
    документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
    документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
    документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
    документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Айгуль Котдусовна 11 Фев 2016
    документ 1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Шафигуллина Лилия Асхадулловна 7 Апр 2016
    документ Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна 20 Мар 2015
    документ 4 сыйныф татар теленнән эш программасы. Ахатова Алия Салиховна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф. Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф. Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы 4 сыйныф ПНШ Гатауллина Гульназ Рахимановна 16 Окт 2015
    документ 1 класс өчен татар теленнән эш программасы Гильфанова Райхана Раисовна 4 Апр 2015
    документ Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы. Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
    документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 7нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 6нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 5нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 9нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ 8 сыйныф (татар төркеме)өчен татар теленнән эш программасы Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
    6 нчы сыйныф өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан эш программасы Хабибуллина Гульнура Маратовна 30 Янв 2017
    разное 2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ Гатауллина Гульназ Рахимановна 31 Мар 2015
    разное 2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ Гатауллина Гульназ Рахимановна 31 Мар 2015
    документ 7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Ахтямова Гульнара Ильгизовна 20 Мар 2015
    документ 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Ахтямова Гульнара Ильгизовна 20 Мар 2015
    документ 7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Габбасова Гамиля Магсумовна 20 Мар 2015
    документ 10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Габбасова Гамиля Магсумовна 20 Мар 2015
    документ 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Сафина Лилия Гавасовна 20 Мар 2015
    документ 5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
    документ 11 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Сосновских Светлана Георгиевна 20 Мар 2015
    документ 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Салихова Гульнара Атласовна 20 Мар 2015
    документ 2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
    разное 4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме) Сибгатуллина Рузиля Сагиловна 15 Окт 2015
    документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
    документ 5 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы АҢЛАТМА ЯЗУЫ югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы АҢЛАТМА ЯЗУЫ Кутерова Галия Юнисовна 8 Мая 2015
    документ 5 сыйныф татар теленнән эш программасы. Ахатова Алия Салиховна 20 Мар 2015
    документ 1 сыйныф татар теленнән эш программасы. Ахатова Алия Салиховна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы, 6 сыйныф Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы, 9 сыйныф. Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф Гиниятуллина Венера Ягфаровна 26 Окт 2015