Главная /
Начальные классы /
Чтение
3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп
Скачать
41.25 КБ, 558748.docx Автор: Гаязова Гульфия Рафкатовна, 30 Мар 2015
Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Моңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куела: әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү; әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү; - мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру; - белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү; - әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя¬рын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
Автор: Гаязова Гульфия Рафкатовна
Автор: Гаязова Гульфия Рафкатовна
Похожие материалы