Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.
Традицион укыту системасыннан аермалы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресенең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр:
Дәреснең темасы: “Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”
Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.
Җихазлау: - төп ресурслар: А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре, әдәбият дәреслеге;
- өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация.
Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.
Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.
Эш ысуллары һәм формалары – бергәләп эзләнү, әңгәмә, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.
Дәресне оештыру – сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү.
Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.
Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.
Дәреснең якынча структурасы:
- теоретик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына: “Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”
- дәрескә максат һәм бурычлар кую: өйрәтү, тәрбияви, үстерү;
- эшне оештыру: җиһазлау, эш формалары, УУГ, көтелгән нәтиҗә;
Дәрес барышы:
- оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек);
- кызыксындыру;
- өй эшен тикшерү;
- дәрес темасын ачу;
- актуальләштерү;
- үзләштерелергә тиешле материал;
- ныгыту;
- йомгаклау;
- рефлексия (дәрес нәтиҗәсе);
- өй эше бирү.
Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична