Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куйды. Бу үзгәрешләр үз чиратында мәктәпләрдә укытылган барлык фәннәргә дә кагылды, укыту программаларының, дәреслекләрнең эчтәлеге үзгәрде.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла. Бу, үз чиратында, түбәндәгеләрне үз эченә ала:
• яңа иҗтимагый тормыш таләпләренә җавап бирерлек яшь буын тәрбияләү;
• шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе (укытучының ничек, нинди юллар белән эшләве түгел, ә нәтиҗә мөһим);
• эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;
• белем бирүнең һәр баскычында дәвамчанлык принцибының саклануы (балалар бакчасы, башлангыч, төп һәм урта мәктәп);
• эшләрне оештыруда төрле формалар тәкъдим итү, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;
• универсаль эш ысулларына өйрәтү;
• укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен бәяләү.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбе укытучыга дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, ижади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.
II.Традицион укыту системасыннан аермалы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп ) ясалган Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресенең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр:
Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.
Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.
Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.
Эш ысуллары – бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, әңгәмә, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.
Дәресне оештыру – сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү, төркемле эш оештыру.
Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.
Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.
Дәрес планы технологик карта формасында ясалган.
III. Дәреснең якынча структурасы:
- теоретик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына: “Гаилә – гомер чишмәсе” , ““Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә образлар системасы аша гаилә проблемасы куелышы”. Ике тема бирү үзен аклаячак;
- дәрескә максат һәм бурычлар кую: өйрәтү, тәрбияви, үстерү;
- эшне оештыру: җиһазлау, эш формалары, УУГ, көтелгән нәтиҗә;
Дәрес барышы:
- оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек);
- кызыксындыру;
- өй эшен тикшерү;
- дәрес темасын ачу;
- актуальләштерү;
- үзләштерелергә тиешле материал;
- ныгыту;
- йомгаклау;
- рефлексия (дәрес нәтиҗәсе);
- өй эше бирү.
Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична