"Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе
Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.
1.Автор: Җәләева Әнисә Мухаметовна, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2.Предмет, класс: 3 нче сыйныфта уку
3.Дәреснең темасы: Файдалы үләннәр
4.Максат. Вахит Монасыйповның “Табиблар” дигән хикәясен укып анализлау.
5.Дәреснең бурычы: 1.”Кызыл китап” һәм Каюм Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы белән танышу;
2.сәнгатьле һәм йөгерек укырга өйрәтүне дәвам итү, эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү;
3. укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү.
6.Алымнар: Фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш); сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар темага карата индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлар яклау.
7. Дәрес методы: катнаш
8. Материал: 3 нче сыйныфның уку китабы (133нче бит); Каюм Насыйри портреты, Каюм Насыйриның “ Шифалы үләннәр” китабы, “Кызыл китап”, укучылар эшеннән эшләнгән стенд.
10. Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация.
11. Көтелгән нәтиҗә: укыганның эчтәлеген кыскача сөйли белү, шуңа карата мөнәсәбәт белдерү; төп мәгълүматны аерып укый, сорауларга җавап бирә һәм текстка карата сораулар куя белү; үзлектән текстлар белән эшли, тематик материал сайлап, билгеле бер модель буенча текст,хикәя төзү.
Автор: Заляева Аниса Мухаметовна