Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

Скачать
29.51 КБ, 890698.docx Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015
Скачать
2.14 МБ, 890699.pptx Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган

”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

Максат: укучыларны тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен иркен тотарга өйрәтү; әдәбияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Умырзая сафлык бүләк итсен! Яз кояшы сипсен җылысын!

Март җилләре өмет бүләк итсен!
Урап алсын бәхет барысын!

Хөрмәтле гүзәл затлар !

Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез! Хөрмәтлеләребез! Кичәбез уен рәвешендә үтәр.

БЕРЕНЧЕ уен - “Үзеңне тәкъдим итү” Һәр командага бер чәчәк исемен команда исеме итеп алырга һәм аны яклап бирергә тиеш иде.

Сүз 5 нче сыйныф кызларына бирелә. (“Ромашка” командасы.)

Сүз 6 нчы сыйныф кызларына бирелә. (“Лилия” командасы.)

Сүз 7 нче сыйныф кызларына бирелә. (“Ландышлар” командасы.)

Сүз 8а сыйныфы кызларына бирелә. (“Роза чәчәге” командасы.)

Сүз 8б сыйныфы кызларына бирелә. (“Умырзая” командасы.)

ИКЕНЧЕ уен

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып Хөрмәтле укытучыларыбыз, укучы кызларыбыз, техник хезмәткәрләр!

Икенче уен - “Тапкырларга - табышмак”

Бу юлы уенны Умырзая” командасыннан башлыйбыз.

1. Гимназия директорының исеме.

2. Чәчәк исемнәре белән бәйле гимназиядә эшләүче хатын-кыз укытучыларның исемнәрен атагыз. (Лилия Гөмәровна, Резеда Хайраровна, Миләүшә Әнасовна)

Роза чәчәге” командасы өчен сораулар

3. Беренче хатын-кыз космонавт. (Валентина Терешкова 1963 нче елның 16 нчы июнендә Восток – 6 кораблендә 3 тәүлек космоста булып, җиргә әйләнеп кайта. Советлар Союзы Герое.)

4. Чәчәк исемнәре белән бәйле хатын-кыз исемнәре. (Лилия, Роза, Зөһрә, Миләүшә)

“Ландышлар” командасы өчен сораулар

5. Язның беренче бәйрәме. (8 март)

6. Чәчәк исемнәре белән бәйле әдәби әсәр исемнәре. (М. Җәлил “Кызыл ромашка”, Г. Әпсәләмов ”“Ак чәчәкләр”, И. Гази “Ак сирень”, Х.. Туфан “Ромашкалар” әсәрләре дәресләрдә өйрәнелә.).

Лилия” командасы өчен сораулар

7. Көн белән төн тигезләшкән көн. (20 нче март көнне сәгать 8. 48 минутта көн белән төн тигезләшә.)

8. Чәчәк исемнәре белән бәйле җыр исемнәре. “Кызыл розалар” – Айдар Галимов, “Сиреньнәр” Раяз Фасихов, “Мәк чәчәге” – Флера Сөләйманова, “Ромашкалар” – Фәхри Насретдинов ).

“Ромашка” командасы өчен сораулар

9. Чәчәк исемнәре белән шәһәребездәге кибет исемнәре. (“Ландыш”, “Азалия”, “Архидея” ял итү комплексы).

10. Чәчәк исемнәре белән бәйле җырчылар исеме.(Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Роза Рымбаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Лилия Муллагалиева)

ӨЧЕНЧЕ уен

Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул.

Өченче уен - “Профессияне яклау” дип атала. Уенны без “Ромашка” командасыннан башлап китәбез. Уенның тәртибе - командалар бер һөнәр иясе белән таныштырырга тиешләр.

“Ромашка” командасы

Табиблар - безнең сәламәтлек сагында торучы фидакарь затлар. Алар көнне төнгә ялган безнең сәламәтлегебез турында кайгыртып торалар.

“Лилия” командасы

Кеше тук булса гына, ул сәламәт санала. Поварлардан башка без шулай ук тормышыбызны тулы килеш күз алдына китерә алмыйбыз! Гимназия поварлары Диләрә, Гөлнур, Әлфинур апаларыбызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Ландышлар” командасы

Әйе. Һәрдаим көн яңалыклары белән танышып бару мөһим. Бу эшне дикторлардан башка күз алдына да китереп булмый.

“Роза чәчәге” командасы

Кибетләрне без бик яратабыз. Бигрәк тә анда эшләүче кибетчеләрне. Алар безне көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп торалар. Елмаеп каршы ала һәм озатып калалар.

“Умырзая” командасы

Әйе, гимназиябез укытучыларыннан башка кем соң без?! Бүгкнге көндә гимназиядә хатын-кыз укытучы белем бирә. Аларның барысы да югары белемле, стажлы, зур тәҗрибәгә ия. Кадерлеләребез! Бәйрәм белән сезне!!

ДҮРТЕНЧЕ уен

Җылы көн һәм язгы тамчы белән,
Ләйсән яңгыр, соңгы буран белән,
Назлы кояш, иртәнге нур белән,
Котлыйм сине, туташ,бәйрәм белән!

Дүртенче уен - Капитаннар ярышы Хәзер команданың бер туташы – команда капитаннары ярыша. Җөмләләрне тыңлап, алар сүзнең нәрсә турында баруын белергә тиешләр.

“Ромашка” командасы

Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый. (Мендәр)

“Лилия” командасы

Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (Җыр)

“Ландышлар” командасы

Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да, кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы.

“Роза чәчәге” командасы

Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. Ул кояшка тиң.

“Умырзая” командасы

Ул март аенда була. Зур бүләкләр. Тәмле ризыклар. Хатын-кызлар елмаеп кына торалар. Бу нинди көн?

БИШЕНЧЕ уен

Кем куллары өйне, җирне ямьли, Игелеге үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!

Хатын- кызларыбыз безнең ирләр белән беррәттән кайларда гына эшләми! Ә кайда эшләгәнен хәзер безгә кызларыбыз әйтеп бирер! Бишенче уен Сорау биреп, кем икәнен бел! Кагыйдәсе бар: “Ул нишли ” дигән сорау бирмәскә!

1) “Умырзая” командасына - (Милиционер)

2)“Роза чәчәге” командасына - (Парикмахер)

3) “Ландышлар” командасы - (Төзүче)

4)”Лилия” командасына - (Тегүче)

5)”Ромашка” командасына - (Пожар сүндерүче)

АЛТЫНЧЫ уен

Гүзәл затлар хөрмәтенә – җәннәт ясап,

Бакча-бакча җимеш өлгертәсе иде,

8 нче мартта сары сандугачтай

Сайрап кына сөю белдертәсе иде!

Алтынчы уен - “Шигырь чыгару”

  • Умырзая” командасына
  • Күктә кояш нуры

    Елмаеп көлә.

    Туган җиребезгә

    Яз ае килә.

    2)“Роза чәчәге” командасы

    Кояш көлә, кошлар килә,

    Ишек шакый яз.

    Каләм, кагәзь ал да әле,

    Матур шигырь яз!

  • “Ландышлар” командасы
  • Бүген - Әниләр бәйрәме,

    Бүген җирдә тантана.

    8 нче март бездә

    Иртәгедән башлана.

    4)”Лилия” командасына

    Күк йөзеннән бакчаларга

    Кояш нур сибә.

    (Яфрак яра бакчаларда

    Шомырт һәм чия.)

    5)”Ромашка” командасы

    Яз килде, кояш көлде, Дөньяга нур бөркелде. (Уянды бар агачлар, Куанды алмагачлар.

    ҖИДЕНЧЕ уен - “Командалардан бәйрәм котлавы”

    Карлар каплый әле кыр юлларын

    Әмма вакыт язга әйләнде.
    Бәйрәм белән сине, кыз туганым,
    Котлы булсын дөнья бәйрәме!

    Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
    Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
    Умырзая шыта бу мәлләрдә,
    Кар астында чишмә уяна.

    Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
    Бар яктылык көнгә әйләнеп.
    Тырыш, назлы, гүзәл Кыз туганым,
    Котлы булсын язгы бәйрәмең!

    Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
    Елкылдаша көмеш бөреләр.
    Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
    Алтын куллы сылу сеңелләр!


    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    презентация, документ 8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
    документ Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе. Тазиева Расиха Сагировна 6 Апр 2015
    презентация, документ 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
    документ 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!" Мубаракшина Лилия Радиковна 1 Апр 2015
    документ Телетапшыру “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” (аналар көненә багышланган кичә) Даутова Алсу Камиловна 7 Дек 2015
    документ “Озак яшә әнкәй..”әниләр көненә багышланган кичә. Гараева Айгуль Рашитовна 7 Дек 2015
    документ 8 Март көненә багышланган бәйрәм Хайруллина Альфия Галимзяновна 23 Сен 2015
    документ 8 нче март – әниләр бәйрәменә багышланган балалар иртәсе. Шафигуллина Гульнара Саматовна 30 Мар 2015
    документ Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе. Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
    документ Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә Фәйзеханова Кәримә Сәлиховна 31 Мар 2015
    разное Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    документ Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе Насыбуллина Гульфия Султановна 20 Мар 2015
    разное Халыкара Туган тел көненә багышланган чара Авхадеева Дания Мунзиловна 20 Мар 2015
    документ Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә Гатауллина Резеда Гайсовна 20 Мар 2015
    документ Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе Степанова Светлана Михайловна 30 Мар 2015
    документ Әниләр көненә багышланган кичә Муллагалиева Алия Альбертовна 31 Мар 2015
    документ “Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә) Маликова Айгуль Фанитовна 19 Окт 2015
    документ "Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе Хафизова Файруза Файзрахмановна 3 Ноя 2015
    документ Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий Кашапова Милауша Хафизовна 2 Мар 2016
    документ МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . хисамова флюра афраимовна 6 Дек 2015
    документ 23 нче февральга багышланган кичә гарифуллина лилия марсовна 31 Мар 2015
    документ Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы. Вагизова Лейля Рафиковна 23 Ноя 2015
    документ «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Ахтямова Гульназ Мингалиевна 1 Апр 2015
    документ Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Сагдиева Лилия Рухатовна 17 Дек 2015
    документ “Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе. Салахутдинов Инсаф Исрафилович 20 Мар 2015
    документ Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”. Зарипова Аниса Газизулловна 20 Мар 2015
    документ Татарский праздник "Сабантуй" ЛЕНАРИЯ:  САБАН ТУЕ – КӨРЭШ ТУЕ. ЕГЕТЛӘРНЕҢ  ЯРЫШ ТУЕ, ШУЛАЙ   БУЛГАН   ГОМЕР БУЕ: БАТЫРГА   САЙРЫЙ   КОШЛАР, БАТЫРНЫ    САЙЛЫЙ    КЫЗЛАР. Мухамедзянова Ленария Ильдаровна 30 Мар 2015
    документ Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Султанова Гульнара Сереновна 20 Мар 2015
    документ Тамчы-шоу (туган тел көненә багышланган музыкаль-кичә сценариясе) Галимуллина Лилия Фаргатовна 20 Мар 2015
    разное Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә) Гатауллина Резеда Гайсовна 1 Апр 2015
    документ 1 апрель - Көлке көненә багышланган кичә Шайхутдинова Гелюса Вагизовна 16 Апр 2015
    документ Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә) Даутова Алсу Камиловна 7 Дек 2015
    документ Өлкәннәр көненә багышланган кичә.) Хусаинова Радия Хаертдиновна 2 Мар 2016
    документ Әниләр көненә багышланган кичә. Кашапова Гульнара Раисовна 14 Янв 2016
    разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
    документ "Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә Чистай муниципаль районы “ 1 нче гимназия” бюджет белем бирү учреждениесе Шайхутдинова Роза Маратовна 7 Дек 2015
    документ Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы” Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
    документ Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе Акберова Роза Ракиповна 30 Мар 2015
    документ “Язгы матурлык” Мухамедрахимова Альбина Фаилевна 31 Мар 2015
    документ “ Язгы тамчы” (Радиотапшыру). Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015