Р.Миңнуллин иҗаты мәктәптә
Матур әдәбият - кеше күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз вөзҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр. Әмма зәңгәр экран баланың уйлау сәләтен киметә, бер яссылыкта гына уйларга өйрәтә. Ә менә әсәр укыганда бала тәэсирләнә, дулкынлана, борчыла һәм шатлана. Р. Миңнуллин шигырьләре шундыйлардан. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә. Роберт Миңнуллин исеме бүгенге көндә татар баласына гына түгел, рус баласына да бик таныш.
"Р. Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше чыганагы – Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р.Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияви идеяларны, сөйләм телен үстерү үрнәкләрен тикшерүдә. Эшнең максаты – Р.Миңнуллин иҗатын рус баларына укытуда кулланышының әһәмияте.
Автор: Гаффарова Эльвира Ильгизаровна