Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары
Г.Исхакыйның күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Чыннан да, туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә дибез.Бүген безнең иң мөһим бурычларның берсе- үз милләтен таныган хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү.Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балаларда милли хисне булдыруны, татар сәнгатенә, халкына мәхәббәт уятуны нәкъ менә әдәбият дәресләре аша тормышка ашырабыз.
Мин 24 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яшь буынга милли белем һәм әхлак тәрбиясе бирү эшендә халкыбызның теле дә, моңы да, рухи да, язмышы да булган бөек һәм татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, зур җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның хезмәтләрен бик теләп файдаланам. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычын Г. Исхакый үз мәкаләсендә билгеләп үткән. Бу мәкалә һәр укытучының эш программасында яктыртылырга тиеш. Исхакыйның методик уйланулары, фикерләре бүген дә әһәмиятен киметмәгән.
Автор: Саттарова Альфия Миннегалиевна