Р.Миңнуллин "К"лар тулган бакчага" (Р.З.Хәйдарова IIIсыйныф дәрес планы)
3 сыйныфта “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту программасы”нда (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,) Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнүгә 3 сәгать вакыт каралган: 1нче дәрестә ЛКФ. 2 нче дәрестә ГКФ. 3нче дәрестә ЛГКК. Дәрес структурасы Р.З.Хәйдәрованың “Коммуникатив технологиясе”нә корылган.
Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.
Эш планында күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлеп укыту планына кертелгәч, без аларны татар теле дәресләре дип атыйбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәбез. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атыйбыз. Дәрес тибы ягыннан бу дәресләр лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текст аша кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.
Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага” шигырен өйрәнер алдыннан башта Р.Миңнуллин турындагы белемнәр актуальләштерелә. Аның нинди шәхес булуы турынд нәтиҗә ясала. Шигырьне өйрәнгәннән соң лингвистик материалны сөйләмдә куллануны камилләштерү эше алып барыла. Төрле ситуатив күнегүләр аша спонтан сөйләм этабына чыгу һәм ныгыту. Дәрестә яңа информацион технологияләр – компьютер-презентация алымы да кулланыла. Сәламәтлекне саклауга да игътибар бирелә: күзләр өчен күнегүләр ясала.
Дәрес дәүләт программасы тарафыннан куелган максат-бурычларны, үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләрне эченә ала. Дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә.
Автор: Шаймарданова (Абдуллина) Лейля Азгаровна