Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Автор: Гарифуллина Альфиня Миначевна
Мәктәптә Әниләр көне.
Скачать
24.54 КБ, 297157.docx Автор: Гарифуллина Альфиня Миначевна, 20 Мар 2015
Әниләр көне.
(Гарифуллина Алинә шигырь укый, Ләйсән бии)
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит, кыяны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларны башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә - як?
Нәфислеге – гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк!
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - әнкәй, хатын – кыз!
1.Дорогие женщины, мамы, бабушки!
Поздравляем вас с Днем матери.
2.Хөрмәтле хатын – кызлар, әниләр, әбиләр!
Сезне Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Йөрәкләребездән чыккан кайнар хисләрне сезгә җиткерәбез. Киләчәк көннәрегез бәхеттә, шатлыкта узсын.
Автор: Гарифуллина Альфиня Миначевна
Похожие материалы