Тәрбиячеләр иҗаты
Тәрбиячеләр иҗаты
Светофор Урам чатында
Мин-светофор. Сары утымны яндырсам, Торам урам чатында Кагыйдәне,светофорны
Һәр баланы күзәтәм. Игътибарлы, әзер бул! Як-ягыма каранып, Белмичә йөрсәң әгәр,
Юлны аркылы чыгарга, Хәзер яшел утым яна- Ничек кенә урамны Милиционер абый да:
Юл йөрергә өйрәтәм. Юл ачык,дигән сүз ул. Чыгыйм икән аркылы? «Тәртипсез бала»-дияр.
Кызыл утымны яндырсам, Яшел ут янганда гына Машиналар урамның Кагыйдәләрне белү
Туктап кал син, ашыкма ! Чыгарга кирәк юлны. Килә ике ягыннан, Бик тә кирәк ул безгә,
Юлда барган машиналар Исән-сау йөрегез диеп Чыксаң әгәр каршына, Үзебез белгәннәрне
Үтеп китсен барысыда, Озатып калам сезне. Эләгерсең астына. Өйрәтик микән сезгә?
Г.Ә. Галиева. Л. Сабирова
Светофор Өр яңа велосипед
Күзәтеп басып тора Бер көн күрде светофор Велосипед алдылар Тик ни булды, нәрсә бу?
Светофор агабыз. Вәли дигән малайны. Камил белән Наилгә, Кычкырта машиналар.
Юлга чыкканда без Юл аркылы чыкканда Әй шатланды малайлар, Бармак яный абыйлар,
Аңа карап алабыз. Карамый уңны-сулны. Рәхмәт әйтеп һәркемгә. Ачулана апалар.
Кызыл төс бармак яный, Бармак бөгеп чакырды, Яңа «сәпид» яңа шул, Сызгыртып сыбызгысын
-Игътибар ,- ди сарысы, Вәлине үз янына. Бигрәк җитез чаба ул. Килеп җитте бер абый,
Яшел төс янса әгәр, Бердән, колагын борды Буяулары елкылдый, Ул инде малайларга
Тизрәк чыгып каласы, Аннан әйтте ул аңа: Күзләрдә нурлар уйный. Аптырабырак карый.
-Ант итәсеңме миңа Ишегалды тар кебек Кулын куеп чигәгә:
Кагыйдәне белергә, Җилдән җитез «сәпид»кә, -Беләсезме, дуслар,-ди,-
Юл аркылы чыкканда Чыгып китә малайлар Мондый велосипедта йөрү
Мина карап йорергә? Шау-шулы олы юлга. Сезгә рөхсәт ителми.
Ә. С. Рамазанова. Д. С. Гарипова.
Тротуар ничек барлыкка килгән?
Борын-борын заманда киң, шоп-шома, тигез итеп җәелгән юл булган. Аның кырыйларына уңган кешеләр агачлар утыртып чыкканнар. Ул агачлар тирә-якка ямь биреп торганнар, юлдан чыккан тузанны йотып, һаваны чистартканнар. Кешеләр бу матур, тигез юлдан йөрергә бик яратканнар. Юлны себереп, чүпләрдән чистартып, юып торганнар. Юл да кешеләргә игътибарлылыклары өчен рәхмәт әйткән, көзге кебек ялтырап торган. Бервакыт кешеләр гел җәяү йөреп арганнар. Утырып йөрү өчен машина уйлап чыгарганнар. Соңрак юлларны да машиналар чистарта башлаган. Янгын сүндерү, авыруларны хастәханәгә озату өчен дә кешеләр машиналардан файдаланганнар. Юлларда машиналар саны көннән-көн арта барган. Кешеләргә юлда йөрү кыенлашкан, чөнки машиналар бертуктаусыз, выҗ да выҗ итеп, йөреп торган. Ләкин зирәк кешеләр монда да югалып калмаганнар. Алар шул шома, киң юл янына, җәяүлеләргә йөрергә уңайлы итеп, тар гына юл төзегәннәр һәм аны “тротуар” дип атаганнар. Кешеләр хәзер дә булса шул матур тротуар буенча йөриләр, ә машиналар киң, озын юл буенча җилдерәләр икән. Менә шуннан соң киң машина юлы белән тар гына тротуар аерылгысыз дусларга әйләнгәннәр. Әле дә булса тату гына яшәп яталар, ди.
АТА- АНАЛАР ӨЧЕН АНКЕТА
1. Юл-транспорт һәлакәтенә нәрсәләр сәбәп була, ничек уйлыйсыз?
2. Бакча яшендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтуне кирәк дип саныйсызмы?
а) әйе
б) юк
3. Балаларыгыз белән кая да булса бару өчен җәмәгать автотранспортыннан еш файдаланасызмы?
а) еш
б) әллә нигә бер
в) бары тик шәхси автомобиль белән генә чыгабыз.
4.Балаларыгыз җәмәгать транспортның файдалану кагыйдәләре турында сөйлисезме?
а) һәрвакыт
б) сирәк
в) әллә нигә бер
5 . Туктап торучы автобусны кайсы ягыннан әйләнеп үтәргә кирәк?
а) алдан
б) арттан
6. Юл транспорт һәлакәтләре турында балагыз белән фикерләшәсезме?
а) һәрвакыт
б) сирәк
в) юк
7 . Сезнең балагыз юлда мөстәкыйльлеккә омтыламы?
а) кайвакытта
б) юк
8 . Балагыз үзенең көчен һәм мөмкинлекләрен дөрес бәяли беләме?
а) әйе
б) кайбер очракларда
в) юк
9 . Ата аналар белән бала урам аркылы чыкканда нинди төп кагыйдәне үтәү кирәк?
10. Юлда балагызның игътибарлылык дәрәҗәсе нинди?
а) югары
б) уртача
в) түбән
11. Телевизордан юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тапшырулар карыйсызмы?
а) гаилә белән даими карыйбыз
б) сирәк карыйбыз
в) андый тапшырулар белән кызыксынмыйбыз
12 . Балагызның велосипеды бармы?
а) әйе
б) юк
13. Балагызны велосипедтан дөрес файдалану кагыйдәләре белән таныштырдыгызмы?
а) әйе
б) юк
14. Юлда һәм урамда баларга ничә яшьтән велосипедта йөри башларга мөмкин?
а) 5 яшьтән
б) 12 яшьтән
в) 14 яшьтән
15. Юл-транспорт һәлакәте турында уйларын балагыз сезнең белән уртаклашамы?
а) һәрвакыт
б) сирәк
в) юк
16. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында балагызның сезгә кисәтү ясаганы бармы?
а) әйе
б) юк
Автор: Лутфуллина Зиля Анасовна