Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте
Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Тел дәресләрендә сүз төркемнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар әдәби телнең күп төрле нормаларын үзләштерә алалар.
Татар теленең сүз төркемнәре арасында иң катлаулы һәм укучылар авыр үзләштерә торган темаларның берсе – фигыль. Мәктәптә аны өйрәтүгә зур урын бирелә. Укучылар, уку программасында күрсәтелгән материалны үзләштереп, фигыль сүз төркемен дөрес билгели белергә, сөйләмдә урынлы кулланырга, грамматик үзенчәлекләрен яхшы белергә тиешләр.
Автор: Гарафутдинова Алия Гумаровна