"Әхлак һәм әдәп" темасына электив курс программасы
Әдәбият укыту программасына кертелгән әсәрләр укучыларда уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итә. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белемле, зирәк, тапкыр булырга, туган телне, туган җирне яратырга өнди. Аның “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне күз алдына тотып иҗат ителгән. Анда кешеләр өчен хезмәт иң кирәкле, иң бөек нәрсә итеп билгеләнә. Шигырьдә “Кешене кеше иткән нәрсә - эш”,- дип балаларны турыдан – туры өндәү рәвешендә иҗат ителгән бу шигырь балаларда хезмәткә дөрес караш, омтылыш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Яшь буынның туган төбәгенә, туган җиренә булган мәхәббәтен,ярату хисен үстерергә,тирәнәйтергә омтылу белән һәркемнең үз вазыйфасын намус белән башкарырга тиешлеге кисәтелә, намуслы хезмәтнең бөеклегенә дан җырлан,хезмәт кешенең дөньяда яшәве өчен иң кирәкле шартларның берсе булуы аңлатыла.
Автор: Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна