Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Әниемә бүләк" (2 кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм программасы)

Скачать
21.6 КБ, 1198543.docx Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна, 27 Сен 2015

Әниемә бүләк.

(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат,сәламәт,бәхетле булыгыз. Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Нигә бүген бәтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген җирдә әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр: “ Рәхмәт , әнием.” ( А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы).

Минем әни бу дөньяда

Иң чибәре,сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең өйдә бер гадәт:

Чәй табыны әзерлибез

Әти белән бергәләп.

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе,

Гел көлеп кенә торсын.

Мин дә котлыйм әнием сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Иртә белән уятучы,

Назлы сүзләр әйтүче.

Кадерләп үстерүче –

Ул бит минем әнием.

Тәмле ашлар пешереп,

Матур гөлләр үстереп.

Һәрчак безне аңлаучы –

Ул бит минем әнием.

Җыр : “ Пальчики”

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ямьле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга.

Әниләрнең бәйрәме ул –

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Әниләр белән “Әпипә” көенә бию.

Дөньяда иң акыллы,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Бер дә китәсе килми.

Зәңгәр күк тә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Бер матур чәчәк

Мин кырда өздем.

Бәйрәм көнендә

Әниемә бирдем.

Әнкәй шатланды

Минем бүләккә,

Яратам бит мин

Әниемне бик тә.

Иминлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без.

Хәзер кечкенә булсак та,

Әнигә зур терәк без.

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Нинди назлы,нинди эшчән

Синең куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

Күрәсезме бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын!

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

Алып баручы:

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер –

Зур бүләк дип уйлаштык.

Алып баручы: “Парлашу уены”н уйнап алыйк. (Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр.Җыр туктагач парлашалар.Парсыз калган кеше урынына утыра).

“Кем өлгер?” (Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала.Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела.Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр.Җыр туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш.Шакмаксыз калучы урынга утыра.)

Алып баручы: Сабыр,йомшак күңелле әниләребез,әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып, балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп , озак яшәгез.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.


Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Әниемә бүләк" (2 кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм программасы) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 27 Сен 2015
документ "Югалган бияләйләр" (2 кечкенәләр өчен бәйрәм иртәсе) Халилова Айназ Айдашовна 30 Янв 2016
разное "Без кунак каршылыйбыз" - 2-нче кечкенәләр төркеме өчен танып белү шөгыле. Шайхетдинова Лилия Камиловна 2 Мар 2016
документ "Хуш киләсең,Кыш бабай!" (2 кечкенәләр төркеме өчен) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 24 Сен 2015
документ "Бүләк кемгә" (татар телендә бәйрәм сценарие) Габдрахманова Айгуль Зуфаровна 23 Окт 2015
документ "Елмаю бүләк итик" Мухаметзянова Татьяна Анатольевна 6 Апр 2015
документ “ТУГАН КӨНГӘ БҮЛӘК ӘЗЕРЛИБЕЗ" Мингалиева Нурзия Бадрутдиновна 26 Ноя 2015
документ Әниемә бер җыр бүләк булсын... Сафиуллина Фирзалия Халиловна 31 Мар 2015
документ "Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 27 Сен 2015
документ "Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы) павлова анжела эвриковна 12 Мая 2015
документ Әниемә җыр бүләк булсын! Сулейманова Разиля Вазыховна 4 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" дан эш программасы Перспектив башлангыч мәктәп Гатауллина Гульназ Рахимановна 30 Мар 2015
разное "транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ 2 нче кечкенәләр төркеме өчен уеннар Шайхразиева Лейсан Мансуровна 3 Ноя 2015
документ "кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме) Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
документ Бәйрәм программасы "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз" Кучербаева Зинфира Анасовна 5 Апр 2015
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
документ "Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле. Ясавиева Лилия Маславиевна 15 Фев 2016
документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
документ Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны" Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфларының татар төркеме өчен"Күрсәтү алмашлыклары" темасы буенча төзелгән дәрес конспекты. Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ "В" хәрефен өйрәнү өчен уку материалы 1 сыйныф рус төркеме. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
презентация "В" хәрефен өйрәнү өчен ярдәмлек. 1нче сыйныф. рус төркеме. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 31 Мар 2015
документ "Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы Газизова Альфия Аминовна 5 Апр 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 1 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Уенчыклар" темасы буенча КВН Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 4 Ноя 2015
разное "Безнең гаилә.(Наша семья)" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме) Касимова Лилия Амировна 14 Сен 2015
разное "Төсләр" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме) Касимова Лилия Амировна 26 Окт 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Күңелле ял көне" занятиесенең конспекты Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 1 Ноя 2015
документ Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек. Ахсанова Миляуша Мисхатовна 14 Ноя 2015
презентация "Игелекле бала" темасына презентация, 6 сыйныфның рус төркеме өчен Ахмадуллина Резеда Фанузовна 7 Дек 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 28 Фев 2016
документ Тема : Г. Камал. «Бүләк өчен » комедиясе. Фархутдинова Разиля Яббаровна 31 Мар 2015
разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман" Закирова Ильсия Валиахметовна 1 Апр 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәге Шайхутдинова Гузель Робертовна 17 Янв 2016
документ Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны" Зиятдинова Гульшат Ванситовна 15 Окт 2015