Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының
“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә
үзанализы.
Сыйныфка характеристика.
Дәрес үткәрелгән 1 Г сыйныфы - рус төркеме. Сыйныфта 14 укучы:8 кыз,6 малай.Укучыларның белем алуга омтылышлары зур. Татар телен теләп өйрәнәләр.Бу уку елында сүзлек байлыгын үстерү өстендә эш алып барылачак, балаларның шәхси- психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылачак.
Дәреснең темасы: ““Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”
Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.
Программа буенча әлеге тема “Урман дусларыбыз”бүлегендә өйрәнелә. Бу теманы өйрәнү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.Әлеге дәрес 16 нчы булып куелган.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты : укучыларны хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы белән таныштыру, нишли? соравына җавап формасын үзләштерү;
Үстерү максаты: укучыларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү.
Тәрбияви максат : укучылар күңелендә бер-берсенә дуслык хисләрен уяту, хезмәтчәнлек тәрбияләү.
Дәрес түбәндәге этаплардан тора:
1.Оештыру өлеше.
2.Актуальләштерү.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Ныгыту.
5. Йомгаклау.
6. Рефлексия.
Автор: Вагизова Лейля Рафиковна