Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары.
Татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. “Заманча технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” дигән темага багышланган семинар Иске Кади урта мәктәбендә булды. Районнан килгән укытучыларга программа буенча ачык дәрес, класстан тыш чара күрсәтелде. Ачык дәресне Галия Муксинова бирде. Дәрес Г. Камалның “Беренче театр” комедиясен анализлауга багышланган иде һәм драма әсәренә анализ ясауның матур үрнәге булды. Укытучы үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: театрдан өзекләр карау, укучыларның үзләре өзек куеп карау да, ситуатив күнегүләр дә булды.
“Җырлап ачыла күңел” дигән темага класстан тыш чара өчен Гөлинә Вагизова җаваплы иде. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби – музыкаль композиция укучыларга да, кунакларга да бик ошады. “Без тарихта эзлебез...”дигән темага ветеран укытучы белән очрашу да күңелләргә кереп калырлык булды. Очрашуны музей җитәкчесе Резедә Лукманова әзерләде.
Укытучылар дәресләргә үз анализ, анализ ясадылар, мәглүмати технологияне уңышлы куллана белү, белем бирүнең нигезе икәнен искәрттеләр.
Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.
Татар теле кабинеты.
Автор: Муксинова Галия Латыповна