Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)
Тема: Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.
Максат:
1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү,юклык формасын куллану.
2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү.
3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү,үзбәя булдыру.
Дәрес тибы.Кабатлау.Ныгыту.
Материал. Татар теле. 5 нчы сыйныф- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2006(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)А.Х Нуриева,Р.Х.Ягъфәрова,К.С.Фәтхуллова дәреслеге.
Җиһазлау.Проектор,компьютер,картина,карточкалар,дәреслек,сүзлекләр,төсле картоннар.
Дәрес планы.
I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
1. Укучылар белән исәнләшү.
2. Кизү торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, катнашуын хәбәр итә.
II.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.
1. Өй эшләрен тикшерү.
III.Уку мәсьәләсен чишү.
1. Экрандагы мисаллар ярдәмендә яңа теманы танып белү.
2. Физкультминут.
IV. Күнекмәләр өстендә эш.
1. Картина буенча эш.
2. Тактада эш. (зат – сан белән төрләндерү)
3. “Уйлап тап” уены.
4 Индивидуаль эш.(карточкалар)
4. 69 нчы бит,4 нче күнегү.
V. Рефлексия.
VI. Үзбәя.
VII. Өй эше.
Автор: Гарифуллина Альфиня Миначевна