Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."
Конспект урока татарского языка в 1 г классе. ( русская подгруппа).
Укытучы. Вагизова Лейля Рафиковна
Дәрес төре. яңа материалны аңлату.
Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы.
Максат. Укучыларны хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы белән таныштыру, нишли? соравына җавап формасын үзләштерү; аларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү, бер- береңә дуслык хисләрен уяту, хезмәтчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау. Таратма материаллар: карточкалар, компьютер, презентация,рәсемнәр, уенчыклар.
Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ХАЙ ФАЙВ, МИКС ПЭА ШЭА, РАУНД РОБИН.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.
Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:
танып белү УУЭ:
- хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасында торган сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;
- сораулар кую, дөрес җавап бирә белү,үз фикереңне аңлату;
- хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасын кулланып җөмләләр төзү;
фикерләрне тапшыру УУЭ:
- төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;
- үз фикереңне формалаштыру;
- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;
- төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру;
даими УУЭ:
- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;
- предметара бәйләнеш булдыру;
- эшне алгоритмнар кулланып башкару;
- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.
Автор: Вагизова Лейля Рафиковна