Главная / Дошкольное образование / Региональный компонент

Конспект занятия в старшей группе "Сарманым-туган ягым".

Скачать
21.51 КБ, 1215956.docx Автор: Галиакберова Ильмира Музаккировна, 15 Окт 2015

Тема: «Сарманым – туган ягым»

Бурычлар:

Тәрбияви: туган ягыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү, аны ярату, аның табигатҗ байлыгына соклану, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерелешле: балаларның сүз байлыгын арттыру; уйлау, фикерләү сәләтләрен устерү.

Өйрәтү: районның символикасы турында белемнәрен арттыру; туган як турында белемнәрен ныгыту.

Материал: слайд, фотосурәтләр, шигырьләр.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:

-Исәнмесез, балалар!

Балалар:

-Исәнмесез!

Тәрбияче:

-Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, бүгенге көн нинди матур! Мондый матур көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке, бәйрәмчә. Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы кәефләребезне бер-беребезгә бирик . Балалар бүген безгә кадерле кунаклар килгән, әйдәгез әле үзебезнең елмаюларыбызны аларга да бүләк итик.

(Балалар кунакларга карап елмаялар)

-Балалар, мин сезгә бер шигырь сөйлим, игътибар белән тыңлагыз :

-Күкрәп яшә, Сарманым (Д.Гарифуллин)

Сарман ягы-зәңгәр таулар,

Мәңге сайрар сандугачлар.

Яшел болын, алтын кырлар,

Җанга җылы биргән җырлар.

Сарман, сиңа кайт дисәм,

Онытыла арганым.

Куандыра һәр көнне

Олы. юлдан барганым,

Сүнмәс дәртем, дәрманым,

Күкрәп яшә, Сарманым!

Сарман ягы – аяз күкләр,

Алсу таңнар, озын юллар.

Бәхет кенә, шатлык кына

Алып килсен туар еллар

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар:

-Туган як, туган авыл, туган җир...

-Бу шигырь туган як турында.

Тәрбияче:

-Әйе балалар, бик дөрес! Бу матур шигырь юлларын безнең якташыбыз Дамир Гарифуллин язган. Безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә ягында җиләкле, гөмбәле урманнар, салкын сулы чишмәләре, күлләр бар. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, без уйный торган мәйданчыклар, безнең урам, ял итә торган парклар- болар барсы да туган як була инде.

Балалар, мин сезне туган авылыбыз – Сарманыбыз буйлап сәяхәткә чакырам. Һәр илнең, дәүләтнең, шәһәрнең, районның үз символлары була. Ә менә бу флаг һәм герб безнең Сарманыбызның флагы һәм гербы. Игътибар белән карагыз әле нәрсә сүрәтләнгән анда.

-Сандугач, башак....

-Герб һәм флагта сандугач төшерелгән.

-Әйе, балалар, безнең Сарманыбызны сандугачлы ,моңлы як дип йөртәләр. Шулай ук Сарман җире алтын башаклы киң кырлары, җир асты катламындагы “кара алтыны” белән дан тоткан искиткеч гүзәл һәм бай табигатьле як. Ә хәзер флагка игътибар итегез әле, монда да сандугач сүрәтләнгән. Ә нинди төсләр бар безнең символларда?

Балалар:

-яшел, кызыл,сары.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен шундый төсләр белән ясалган икән ул?

- яшел төс ул-Сарманның уңдырышлы җирләрен, байлыгын аңлата.

- кызыл төс ул батырлык, алга омтылышны аңлата.

- сары төс ул байлык ны аңлата.

Тәрбияче:

-Дөрес, балалар! Әйдәгез, Сарман ягы, аның моңлы халкы турында шигырьләр тыңлап үтик.

1бала: Сарманлылар-җырлы халык,

Тирә яклар шак ката.

Һәрберсенең күңелендә

Капчык-капчык җыр ята.

2бала: Сарманлылар-җырчы халык,

Тирә-якны гөрләтә.

Ил шатлыгын җырга салып,

Йөрәкләрне дөрләтә.

3бала: Сарман, Сарман гөл-чәчәкләр иле

Матур аның якты таңнары.

Болыннары –юлга яшел келәм,

Озатып кала бөдрә таллары.

4 бала:Сарман халкы яши гомер буе

Бәхет даулап Даулы болында,

Киләчәккә атлый сарманлылар,

Ак чәчәкләр үсә юлында...

Тәрбияче:

- Хәзер аз гына ял итеп алыйк. Ял минуты: “Күңелле сәяхәт”.

Иртәдән үк уянып,

Матур уйлар уйлап,

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда купме кызык!

Очып барасы килә

Кошларны да узып.

Күл буйларын урадык,

Болыннарда йөрдек.

Җиләк белән сыйландык,

Урманнарга кереп.

Күргән шикелле булдык

Бары бүген, бүген-

Нинди матур икән бит

Туган яклар безнең!

Тәрбияче:

-Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле. Анда нәрсә сурәтләнгән?

Балалар:

-Сарман авылының үзәк урамы- Ленин урамы.

Тәрбияче:

-Әйдәгез әле, балалар, игьтибар итик әле, авылыбызның үзәк урамында нәрсәләр урнашкан?

Балалар:

- Китапханә, кинотеатр , сәнгать мәктәбе , мәдәният йорты, элемтә үзәге , ял паркы.

Тәрбияче:

- Менә ял паркына тукталып китик әле, балалар. Нәрсә белән үзенчәлекле икән бу урын? Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар:

-Бәйрәмнәр уза, сугышта һәлак булган батырларга һәйкәл куелган.

-Ял паркында бәйрәмнәр уза.

-Сугышта һәлак булган батырларга һәйкәл куелган.

Тәрбияче:

-Дөрес, балалар! Менә 70 ел без тыныч тормышта, аяз кук йөзе астында яшибез. Ә бу паркта безнең авылыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларына һәйкәл куелган.

Ә хәзер мин сезгә бер уен уйнап алырга тәкъдим итәм. (Уен «Сорау- җавап») . Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсем Сарманның нинди истәлекле урыны икәнен белергә тиеш буласыз.

(экранда Бакыр базы, Даулы болын ,“Кара-каршы пар” чишмә, “Бузат” чишмәсе, рәсемнәре чыга)

Әйе, балалар, безнең Сарманыбыз табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан.Ә хәзер чишмә буенда татар халкының яраткан уеннарыннан берсе “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. (“Түбәтәй” уены уйнала)

Тәрбияче:

-Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар:

-Туган ягыбыз –Сарман турында сөйләштек.

- Сез Сарман турында нәрсәләр белдегез?

-Сарманның флагы һәм гербы, истәлекле урыннары турында белдек.

Тәрбияче:

-Балалар, сез бик тырыштыгыз. Рәхмәт.


Автор: Галиакберова Ильмира Музаккировна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Конспект занятия в старшей группе "Сарманым-туган ягым". Галиакберова Ильмира Музаккировна 15 Окт 2015
разное Конспект занятия по физкультуре в старшей группе "Занятия с гимнастической скамейкой" Наранова Оксана Владимировна 31 Мар 2015
разное конспект занятия в старшей группе "Путешествие в антарктиду" Ямбарцева Оксана Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе тема:" Путешествие в космосе" Мухаметгалина Наталья Викторовна 31 Мар 2015
разное Конспект физкультурного занятия в старшей группе на тему: "Путешествие в Страну Здоровья" Гиззатуллина Гульфиня Закаровна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе "В поисках острова Сокровищ" Труфанова Татьяна Васильевна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия по экологии "Волшебница вода" в старшей группе. Измайлова Чулпан Фанусовна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе на тему "Волшебница - водица" Петрова Любовь Михайловна 30 Мар 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Конек - горбунок" Воробьева Евгения Евгеньевна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия по нетрадиционному рисованию в старшей группе: "Весеннее дерево". Агафонова Наталья Валерьевна 30 Мар 2015
разное конспект занятия по рисованию в старшей группе "Осеннее дерево" Калмыкова Виктория Александровна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия по рисованию в старшей группе "Тайна осеннего леса" Комарова Нина Анатольевна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия-развлечения в старшей группе по теме: "Уроки Мойдодыра" Глаголева Нина Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия-развлечения в старшей группе по теме: "Уроки Мойдодыра" Глаголева Нина Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия-развлечения в старшей группе по теме: "Уроки Мойдодыра" Глаголева Нина Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия-развлечения в старшей группе по теме: "Уроки Мойдодыра" Глаголева Нина Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия-развлечения в старшей группе по теме: "Уроки Мойдодыра" Глаголева Нина Владимировна 30 Мар 2015
разное Конспект тематического музыкального занятия в старшей группе "Мамочка любимая". Борисова Людмила Анатольевна 31 Мар 2015
разное Конспект комплексного занятия в старшей логопедической группе: "Нас сказка учит говорить" Зотова Ольга Борисовна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Весенняя сказка" Шадрина Ольга Станиславовна 1 Апр 2015
разное Конспект занятия в старшей группе"Уход за комнатными растениями" Идрисова Наида Валерьевна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Богатыри" Коробашкина Елена Викторовна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей логопедической группе: "Лаборатория органов чувств" Рогачёва Наталия Владимировна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе. День открытых дверей. "День матери". Вьюшина Александра Тимофеевна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе . День открытых дверей "Война и дети". Вьюшина Александра Тимофеевна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Осень" Сафронова Татьяна Аркадьевна 31 Мар 2015
разное "Я - здоровье берегу".Конспект занятия по социальному развитию в старшей группе Астафьева Елена Викторовна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия в старшей группе на тему: "Подари себе праздник" Матвиевская Наталия Михайловна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия по аппликации в старшей группе "Сказочная птица" Раиса Михайловна Хижняк 31 Мар 2015
документ конспект занятия в старшей группе "Бабочка" Горох Наталья Анатольевна 4 Апр 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Овощи" Дуганова Ольга Александровна 4 Апр 2015
разное Конспект занятия по декоративно-прикладному искусству в старшей разновозрастной группе "Ярмарка" Захарченко Инна Николаевна 4 Апр 2015
разное Конспект занятия в старшей группе "Защита прав детей" Кузяйкина Ольга Леонтьевна 1 Апр 2015
разное Конспект занятия в старшей группе "Защита прав детей" Кузяйкина Ольга Леонтьевна 1 Апр 2015
разное Конспект занятия по математике в старшей логопедической группе."ПИСЬМА КОРОЛЕВЫ МАТЕМАТИКИ". СкоробрещукЛюдмилаМихайловна 8 Апр 2015
документ конспект занятия "Овощи" в старшей группе Демина Людмила Анатольевна 23 Апр 2015
разное конспект открытого занятия в старшей группе по окружающему миру : "Покорение космоса" Яценко Марина Владимировна 22 Апр 2015
разное конспект занятия в старшей группе"Все работы хороши" Каминская Татьяна Владимировна 20 Апр 2015
разное конспект занятия в старшей группе "Право на любовь" Каминская Татьяна Владимировна 20 Апр 2015
разное Конспект занятия по ознакомлению с мини музеем "часы" в старшей группе. Притужалова Татьяна Юрьевна 18 Мая 2015