Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

"Кем нәрсә ярата?" (сөйләм теленнән эшчәнлек)

Скачать
467 КБ, 1201070.doc Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна, 6 Окт 2015

Тәрбияче: Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы

“Кем нәрсә ярата?” (татар халык әкиятен сөйләү)

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер – берсенә, иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт, кошларга, хайваннарга карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның аңга алуларын, игътибарын, образлы фикерләүләрен, ишетү сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү; балаларның йорт кошлары һәм хайваннары турындагы күзаллауларына төгәллек кертү; аваз ияртемнәрен ачык һәм дөрес әйтергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен,әңгәмә, күргәзмә материаллар, татар халык уеннарын өйрәнү, сорауларга җавап бирү,техник чаралар куллану, мактау, практик эш.

Җиһазлау: песи, эт, әтәч, кәҗә уенчыклары (курчак театры өчен), магнитофон, экран, проектор, ноутбук, татар өе күренеше.

Таратма материаллар: лалә чәчәге үрнәге, альбом битләре, пумала, клей, клеенка-подставка, салфеткалар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безгә күпме кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез. Хәерле иртә!

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы иртә кебек.

Тәрбияче: Балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Балалар, бүген безгә тагын кунаклар килгән икән бит. Ләкин алар качканнар. (уенчыкларның өсләре капланган). Нинди кунаклар икәнен сезнең үзегездән әйттерергә телиләр. Нинди кунаклар икән? Балалар, барыгыз да минем күзләремә кара- гыз, мин сезгә ярдәм итәрмен. Балалар, сез кунакларның кемнәр икәнен табышмакларга җаваплар- ны әйткәч белерсез.

- Ул мыеклы, йомшак йонлы, сөт ярата, тычкан тота.

-Белдегезме нәрсә икәнен?

Балалар: Песи.

-Бик дөрес, песи. Песи ничек кычкыра?

Балалар: Мияу.

-Песи белән тагын башка кунак та килгән: -ул йорт саклый, сөяк кимерә, өрә.

- Бу нәрсә була?

Балалар: Эт.

-Дөрес. Балалар, эт ничек өрә?

Балалар: Һау – һау.

-Тагын бер кунак турында әйтим әле. – Кызыл кикрикле, томшыклы, канатлы, бар кешене йокыдан уята. Бу нәрсә?

Балалар: Әтәч.

-Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикри – кү – үк.

-Тагын бер кунак турында әйтик әле. –Үзе сакаллы, сөт бирә, кәбестә ярата.

-Бу нәрсә икән?

Балалар: Кәҗә.

-Дөрес, балалар. Кәҗә ничек кычкыра?

Балалар: Мә – ә – ә.

-Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак килгән! Алар арасында кош та, хайваннар да бар.

-Балалар, әйтегез әле, менә килгән кунакларның да беләсе килә, сез нинди әкиятләр беләсез икән?

Балалар: “Шалкан”, “Йомры икмәк”, “Куян кызы”, “Чуар тавык” һ.б.

-Балалар, бик күп әкиятләр беләсез икән. Сез әйткән әкиятләрне рус халкы,язучы Абдулла Алиш язган. Менә бүген мин сезгә татар халкы язган бер әкият сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

(тәрбияче курчак театрын кулланып әкият сөйли).

Тәрбияче: Бер йортта нәрсәләр яшәгән?

Балалар: Песи, эт, әтәч, кәҗә яшәгән.

-Алар нәрсә турында бәхәсләшкәннәр?

Балалар: Нинди ризык тәмлерәк дип бәхәсләшкәннәр.

-Песи нинди сыйны иң тәмлесе дип әйткән?

Балалар:Сөт

-Ә әтәч кайсы азыкны мактаган?

Балалар: Ярма бөртекләре.

-Менә ул, ярма бөртекләре. Әтәч менә шул ярма бөртекләрен ярата.

-Балалар, әтәч ярма бөртекләрен ничек итеп чүпли? Күрсәтегез әле.

( Балалар чүгәләп утыралар, баш бармак белән имән бармакларын тоташтырып, идәндә “тук – тук” дип, ярма чүпләү хәрәкәтләрен ясыйлар).

-Булдырдыгыз, балалар! Ә Акбай нәрсә ярата?

Балалар: Сөяк.

-Ә кәҗә нәрсә ярата икән?

Балалар: Кәбестә.

-Кәбестә ашап тамагы туйгач, ничек кычкыра?

Балалар: Мә – ә – ә.

-Балалар, хайваннар,бәхәсләшеп, кайсы азыкны тәмлерәк икәнен белә алганнармы?

Балалар: Алар килешә алмаганнар.

-Һәрбер кошның, хайванның бик яраткан азыгы бар. Шуңа күрә ул турыда бәхәсләшергә дә кирәк түгелдер.Сезгә бары тик кайсы хайван нәрсә яратканын истә калдырырга һәм хайваннар очраганда, аларны сыйларга, алар турында кайгыртырга кирәк.

-Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. Матур итеп түгәрәк ясап басыйк та “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

-Булдырдыгыз, рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.Балалар, әкиятне тагын бер искә төшерик әле.

(Тәрбияче әкият сөйли һәм экраннан күрсәтә).

-Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Уен “Кем нәрсә ярата?” дип атала. Игътибар белән экранга карагыз. (Уен уйнау).

-Балалар, әйтегез әле, йорт хайваннары кешеләргә нинди ярдәм күрсәтәләр? (Җаваплар экранда тикшерелә).

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең песиебез Йомшаккайның туган көне икән, әйдәгез аңа бүләк ясыйк. Без песигә келәм бизәп, бүләк итәрбез. Без келәмне лалә чәчәге белән бизәрбез.Лалә чәчәге өч таҗдан, кызыл төстә, аскы ягы түгәрәкләнгән.Әйдәгез бүләкне ясыйк, песиебез шул келәмгә ятып ял итәр. (Балаларга эш алымын аңлату).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез келәмне бизик. (балалар белән эшләү).

-Балалар, карагыз әле, келәм ничек матур килеп чыкты. Йомшаккаебыз бик куаныр инде.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Бик матур итеп сорауларга җавап бирдегез, җырладыгыз, эшләдегез. Рәхмәт, сезгә. Хайваннар – безнең дусларыбыз. Аларны яратыгыз, аларга ярдәм итегез. Йомшаккайда безнең бүләктән бик канәгать калды, сезгә бик зур рәхмәт әйтә.


Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Кем нәрсә ярата?" (сөйләм теленнән эшчәнлек) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 6 Окт 2015
презентация Игра-презентация для обучения татарскому языку в старшей группе "Кем нәрсә ярата?" Зиганшина Алсу Фанисовна 31 Мар 2015
документ "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" Булатова Гулия Алкиновна 15 Окт 2015
презентация "Кем нәрсә белән туклана?”, дидактик уен. Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
разное Дидактическое игровое пособие «Кем нәрсә ярата?». Надршина Фарида Ракиповна 6 Апр 2015
презентация Кем нәрсә эшли белә? Мухаметзянова Разина Зуфаровна 11 Мая 2015
разное "Әни нәрсә пешерә" Шайхутдинова Гузель Робертовна 12 Янв 2016
документ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате Ахметшина Лейля Сулеймановна 31 Мар 2015
разное Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү. Шагидова Нурсия Габдуловна 31 Мар 2015
презентация Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" ,"Ничә?"для детей старшей группы Закирова Лейсан Фоатовна 4 Ноя 2015
презентация Татар теленнән "Әдәби сөйләм һәм аның стильләре" исемле презентация Гулуза 21 Янв 2016
документ Татарская дидактическая игра "Нәрсә юк?" ("Чего нет?") Ахметова Лилия Хавиловна 30 Мар 2015
разное "Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. "Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы" Гиматдинова Гульшат Накифовна 31 Мар 2015
презентация Дидактическая игра по УМК "Нәрсә артык?" ("Что лишнее?") Хамидуллина Евгения Сергеевна 19 Мар 2016
документ "Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?" Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна 31 Мар 2015
документ "Нәрсә ул бәхет?"дигән темага мастер класс Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы 1 Апр 2015
презентация Авторская игра по татарскому языку "Нәрсә артык?" Ахметзянова Айгуль Рашитовна 16 Дек 2015
разное "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы..." Шайдуллина Илсояр Рафисовна 2 Мар 2016
презентация Авторская дидактическая игра по УМК "Куян нәрсә ярата?" Рахманова Гульнара Зофаровна 12 Дек 2015
документ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман? Хурамшина Гульназ Галиевна 19 Ноя 2015
документ Нәрсә ул адаптация? Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна 30 Мар 2015
документ Нәрсә ул коррупция? Гараева Флюса Сабитовна 31 Мар 2015
презентация Нәрсә ул яхшылык? Гафарова Гульнара Галимхановна 31 Мар 2015
разное Нәрсә ул бәхет? темасына б.с.ү. дәресе Галиуллина Диляра Ахмадулловна 1 Апр 2015
документ Нәрсә ул коорупция Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна 15 Окт 2015
документ “Нәрсә,кайда, кайчан?” Фатихова Дания Ахтямовна 21 Мар 2015
презентация ФГОС нәрсә ул? Хадиуллина Аниса Рашитовна 2 Мар 2016
документ Кока-кола турында нәрсә беләбез? Билалиева Гульчачак Фидаиловна 1 Апр 2015
документ Дидактик уен “Нәрсә кирәк ?” Павлухина Екатерина Николаевна 14 Мая 2015
документ Нәрсә ул һава? Салахова Эльвира Баграмовна 17 Окт 2015
документ Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015
документ Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015
презентация Игра по УМК «Нәрсә артык?» Шагитова Елена Дмитриевна 6 Дек 2015
презентация Нәрсә ул акча? презентация асеинова сириня зиатдиновна 15 Дек 2015
видео танец о профессиях "Кем быть" Козлова Наталия Юрьевна 1 Апр 2015
разное Спортивный праздник с родителями "Кем быть?" Андреева Ирина Николаевна 31 Мар 2015
разное 7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015