Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.
Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк, эт-Акбай, кәҗә-Мәкәрҗә, куян-Наян, керпе-Энәбай, аю-камытаяк, кү-бәләкләр, үрдәк бәбкәләре.
Җәйге, иртәнге көн. Музыка астында күбәләкләр очып керә, бииләр.Әкияттә катнашучылар керә, йокыдан торганнар, киере-ләләр.
Әби:и-и-и дусларым тордыгызмы?Хәерле иртә барыгызга да, көннәрегез уңышлы булсын.
Бергә: хәерле иртә әбекәй.
Җыр: “әтәчем” барысы бергә җырлыйлар.
Берничә бала үрдәк бәбкәләре булып керәләр.
Бию: “Үрдәкләр”
Әби: ял итеп алдык, ә хәзер әйдәгез иртәнге ашны ашап алыйк.(әби дусларының яраткан ризыкларын алырга кереп китә.)
Песи:мияу,мияу-песи мин,
Мыраубикә- исемем.
Иң тәмле сый-сөт.Сөттән соң тычкан да тотып җибәрсәң, бигерәктә шәп була инде ә! Тик тычканны тотуы кыен шул.
(Әтәч тавышы ишетелә)
Әтәч: Кик-ри-күк, кик-ри-күк-
Мин-Әтәч сөйлим шулай!
Песи:ә син, Кикрикүк, сөт яратасыңмы?
Әтәч:И-и-и! Нәрсә соң ул сөт?Ул бит сыек, тамак туйдырмый.Ә менә ярма бөртекләрен тук-тук чүпләсәң-менә шунда тамак тук-тук-тук була!
(Эт өргән тавыш ишетелә)
Эт: һау-һау-һау, ә мин- маэмай.
Исемем минем-Акбай!
Әтәч: ә син, Акбай, ярма ашыйсыңмы?
Эт:юк-юк!? Ярма чүпләп тамак туймый,менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың.
(кәҗә тавышы ишетелә)
Кәҗә: мә-ә-ә!Мә-ә-ә!
Ә мин кәҗә булам,
Исемем минем-Мәкәрҗә!
Эт:Ә син, Мәкәрҗә,сөяк кимерәсеңме?
Кәҗә: И-и-и!Нәрсә соң ул сөяк? Менә кәбестә булса икән, иң тәмле азык- кәбестә!
Әби чыга:и-и-и дусларым карагыз әле, безгә кунаклар да килгән икән бит...
Куян:исәнмесез, ә мин куян булам
Исемем минем –Наян.
Кәҗә: Ә син Наян кәбестә яратасыңмы?
Куян:кәбестәдә бик тәмле, ә менә мин кишерне күбрәк яратам.
(Керпе керә.)
Керпе: Мин керпе булам
Исемем –Энәбай.
Куян: Ә син, Энәбай нәрсә яратасың?
Керпе: Нәрсә бик тәмле дисезме? Алмадан да тәмлесе юк инде,үзе сусылдыр, ул гөмбәсен әйтәсеңме инде!
(Аю керә)
Аю: Алмасы да тәмле, ә менә бал булса тагын да яхшырак! Менә мин сезгә күчтәнәчкә бал алып килдем,авыз итеп карагыз әле.
Әби: Ай, Камытаяк, күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт. Минем дусларымның да сиңа бүләге бар.Дусларым,әйдәгез уйнап күрсәтик әле.
Физкультминутка «Аю килә атлап...”
Әби: Дусларым, Камытаякның күчтәнәче сезгә ошадымы?
(Песи, эт, кәҗә бәхәсләшә башлыйлар.)
Песи: миңа сөт кирәк.
Эт: Миңа сөяк кирәк.
Әтәч:Ярма, ярма кирәк миңа.
Әби:Туктагыз, бәхәсләшмәгез! Дусларым, менә мин сезгә үзегез-нең яраткан ризыкларыгызны гына алып килдем. Бер- беребез белән дус-тату яшик.
Җыр: “Дустым бар”
Бергәләшеп җырлыйлар һәм шуның белән әкияттә бетә.
Автор: Шагидова Нурсия Габдуловна