Икмәк –ил байлыгы
Максат: Икмәкнең көзге байлык, көзге муллык икәнен аңлату. Ипинең тормыш чыганагы икәнен төшендерү.
Тәрбия бурычы: Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү
Үстерү бурычы: Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка тыңлау, слайдлар кару.
Сүзлек өстендә эш: сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру, слайдлар карау.
Эшчәнлек төзелеше:
- Психологик җайлашу
- Ә.Ерикәйнең “Уңыш” шигырен уку
- “Икмәк” турында әңгәмә
- “Табышмакта кунакта”
- “Яңгырга” эндәшен өйрәнү
- Дидактик уен “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә.”
- Психогимнастика
- Әвәләү “Тәмле күмәчләр”
- Йомгаклау
Автор: Шаймиева Гульгена Наифовна