РАБОЧАЯ ПРОГРАММА КРУЖКА ПО РИТОРИКЕ «Тел байлыгы - сүз»
Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде :
Программа 2015 – 2016 нче уку елына атнага 1 сәгать исәбеннән барысы 34 сәгатькә төзелә.
Риторика - образлы сөйлэм, аралашу культурасы турындагы фән. Сөйләм кешене башка барлык тереклек ияләреннән өстен иткән ин зур сәләт. Тормышны, яшәешне тел һэм сөйләмнән башка күз алдына да китереп булмый.
Башлангыч сыйныфларда уку еллары – шәхес формалашуда аеруча жаваплы чор. Балалар укырга, язарга, санарга, сөйләргә, бер-берләре белән аралашырга , үз-үзләрен коллективта дөрес тотарга өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларда балада хис һәм гаделлек, җаваплылык кебек сыйфатлар формалаша, шәхескә нигез салына.
Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чаралар бик куп. Шуларнын берсе – сөйләм күнекмәләрен үстерү. Уйлау-фикерләү сөйләм үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Сөйләмнең ярлы булуы фикерләүнең зәгыйф үсеше турында сигнал булып тора. Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту, анын чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе сөйләмнең үсешенә, аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле.
Әхлаклылык тәрбияләүдә, балаларның тел байлыгын үстерүдә дәресләрдә кулланылган мәкаль һәм әйтемнәрнең әһәмияте искиткеч зур. Әдәпсезлек һәм әхлаксызлыктан көлгән мәкальләрне укып, мәгьнәсен аңлатып, кайберләрен истә калдырып, аларны сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү – безнең максат. Дәресләрдә язма сөйләм күнекмәләрен үстеругә дә игътибар ителә. Төрле темага хикәялэр, шигырьләр язу укучыларның иҗади сәләтен үстерә.
Риторика дәресенең төп максаты – балаларның сүз байлыгын үстерү, үз фикерләрен төгәл, ачык белдереп аралашырга өйрәтү.
Бурычлары:
- дөрес һәм матур итеп сөйләшү;
- халкыбызның гореф – гадәтләрен, халык авыз иҗатын, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнү;
- әхлакый сыфатлар тәрбияләү
Автор: Харисова Роза Гыйлвановна