Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Ил куәте – икмәктә!

Ил куәте – икмәктә!

Максат. Укучыларда икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Туган якны, аның табигатен яратырга; кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә кирәклеген аңлату. “Әти-әни”, “Ватан”, “Икмәк” сүзләренең олылыгын, кешенең бу төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен – аның кешелек дәрәҗәсен билгеләү.

Җиһазлау. Икмәк, башаклар. Магнитофон язмалары. Таблица, плакатлар.

КИЧӘ БАРЫШЫ.

Укытучы. Кадерле кунаклар, кадерле укучылар!

Без бүген сезнең белән олы бәйрәмгә җыелдык. Ул – Галиҗәнап икмәккә багышлана.

Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре!

Менә ул безнең каршыбызда (укытучы кулына бер бөтен ипи ала). Олуг, бар нәрсәдән кадерле. Газиз әти-әни, туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз – Икмәк.

1 нче укучы.

Икмәк! Каршыбызда олуг,

Галиҗәнап икмәк.

Анда – шатлык, анда – бәхет,

Анда – илһам вә хикмәт.

2 нче укучы.

Җир ананың анда күкрәк сөте,

Тулган айның сихри нурлары.

Яшәү биргән аңа кояш нуры,

Куәт биргән иген кырлары.

Ипекәйдә игенчеләр җыры,

Тургайларның дәртле моңнары.

Батыр игенчеләр бил алышкан

Сабантуйларының чыңнары.

3 нче укучы.

Ипекәйдә пешекченең хисе,

Тырышлыгы, күңел җылысы.

Игенченең шатлык-кайгылары,

Йөрәк хисләренең олысы.

Укытучы. Укучылар, икмәк турында халкыбызның мәкаль-әйтемнәре дә бик күп. Әйдәгез, аларның кайберләрен тыңлап карыйк:

4 нче укучы. Икмәк – ил байлыгы. Икмәк – бердәмлек. Икмәк – ил терәге. Икмәктә - хикмәт. Икмәк – тереклек итмәк. Ил табыны икмәктән башлана.

5 нче укучы. Авызда икмәк – кулда көч. Икмәкне зурлаган – гомерен җуймаган. Икмәкне каккан авырту тапкан. Бодай икмәге чәйгә, арыш икмәге – тәнгә.

6 нчы укучы.

Икмәк йөзләренә карыймын да

Балачагым күреп юанам.

Туган йортка кайтам уйларымда,

Әнкәемне күреп куанам.

Хуш исләре изге икмәккәйнең

Сабый чакны искә төшерә.

Әйтерсең лә, ак яулыклы әнкәм

Иртә таңда икмәк пешерә.

Истә һаман ап-ак куна такта,

Ипи өчен тоткан ашъяулык.

Икмәк пешергәндә пөхтә итеп,

Әнкәй яба иде ак яулык.

7 нче укучы.

Мичтән алып кайнар икмәк тоткач,

Бәхет иңә иде йөзенә.

“Шөкер, бу көннәрне күрдек!” – диеп,

Яшьләр тула иде күзенә.

“Икмәктән дә олы бер нәрсә юк,

Бел син, балам, аның кадерен”.

Изге васыяте бу әнкәемнең,

Калдырмыйсы иде хәтерен.

Әнкәемнең һәрбер әйткән сүзе

Ташка язар сүзләр икән бит.

“Бөек, галиҗәнап икмәк!” – диеп,

Даһилар да башын игән бит.

8 нче укучы.

Сугыш елы, ачлык газаплары

Калсалар да инде еракта.

Сез саклыйсыз булыр бүгенгедәй,

Авыр михнәтләре йөрәктә.

Ә хәзер сүзне балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, хөрмәтле кунагыбыз (исем, фамилиясе) апага бирәбез.

(Ул сугыш елларының авырлыгын, ипинең ил терәге, яшәү чыганагы булуын сөйли.)

9 нчы укучы. Рәхмәт, (исеме) апа. Хәзер сезгә җыр бүләк итәбез.

(Укучылар башкаруында җыр яңгырый.)

10 нчы укучы.

Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең

Кадерләре бер үк зурлыкта.

Һәммәсен дә хөрмәт итсә генә

Яшәр кеше һәрчак муллыкта!

11 нче укучы.

Икмәк юлы, ай-һай, озын юл ул,

Алтын бөртекләрдән башлана.

Орлыкка, дип, бөртек – амбарларда

Күз карасы төсле саклана.

Кышын кар күп булса, игенче шат,

Язын туфрак дымга туеныр.

Язларында Ләйсән яңгыр яуса,

Иген уңар, диеп, куаныр.

12 нче укучы. Игенче хезмәте авыр да, мактаулы да. Хәзер шул турыда сөйләү өчен колхозыбызның агрономына сүз бирәбез. (Аннан сүзне авылыбызның хөрмәтле механизаторы (исем, фамилияләре) абыйларга бирәбез. Алар югары уңыш алу серләре, үз хезмәтләрен яратулары турында сөйли. Игенче хезмәте кешелек өчен иң кирәкле, иң мактаулы хезмәт икәнен әйтә.)

13 нче укучы. Рәхмәт сезгә, илаһи зат – бөртек үстерүчеләр! Рәхмәт сезгә, шул бөртекне Икмәк итүчеләр! Сезнең хөрмәткә җыр җырлыйбыз.

(укучылар җыр башкара).

14 нче укучы.

Җаны юк бит алтын-көмешләрнең,

Бөртекнең бит аның җаны бар,

Кояшкайның газиз баласы ул,

Җир-ананың анда каны бар.

Гәрәбәдәй сары шул бөртектә

Аналарның бәхет-шатлыгы,

Сабыйларның шаян көлүләре,

Игенченең намус аклыгы.

Укытучы. Кадерле кунаклар, бүгенге кичәдә сезнең күңелләрегезгә изге бөртек салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер. Ә ул җимешләрнең исеме:

И – игелек,

М – мәрхәмәт,

А – акыл,

Н – намус,

төшенчәләрен берләштерә.

Иманлы булыгыз, балалар!


Автор: Садыкова Альбина Георгиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован