Главная / По задаче / Внеклассная работа

Телен белгэн ил ачар!

Скачать
66 КБ, 915251.doc Автор: Гиматдинова Алсу Фаттаховна, 1 Апр 2015
Скачать
66 КБ, 915252.doc Автор: Гиматдинова Алсу Фаттаховна, 1 Апр 2015

Татарстан Республикасы Әлки районы

Урта Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гиматдинова Алсу Фәттах кызының

эш тәҗрибәсеннән

Тема: Телен белгән ил ачар

Максат: 1 .Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт,горурлану уяту.

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү. Ата-аналар,укучылар коллективын туплау.

3. Укучыларда әхлак тәрбияләү, ял итү, күңел ачу

Җиһазлау: Туган тел турында плакатлар: " Иле барның,теле бар." "Телләр белгән,илләр белгән". "Уеңда ни,телеңдә шул"

Катнашалар:ата-аналар,укучылар

Үткәрү урыны:сыйныфбүлмәсе.

Үткәрү формасы: ярыш.

Бәйгенең барышы:

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр,укучылар,килгән кунаклар! Без бүген әти-әниләр һәм укучылар арасында уздырылган бәйгене карарга җыелдык.Бүген бездә кунакта хөрмәтле әти-әниләр, алар белән ярышу, балаларыбызның белемнәрен тирәнәйтү,ял итү,бәйрәм итү максатыннан бергә җыелдык. Бәйге " Телен белгән ил ачар" дип атала.Шушы бәйгедә туган телгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирамыбызны җыр, бию, шигырь,уеннар аша белдерәбез.

Арттырмыйм да киметмим дә шуны бел,

Татар теле-энҗе мәрҗән тулы тел. Моңлы тел ул,нурлы тел ул-Туган тел

Баш очымда кояш булып тора гел.

Ә хәзер командалар урыннарын алалар һәм уеныбызны башлап җибәрәбез. Беренче эшебез:Исем яклау.

Икенче эшебез:Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә: Кем эшләми,...

Тел күрке...

Әкрен барган...

Сөйдергән дә тел...

Кем арбасына утырсаң...

Ерактагы кояш...

Сабанда сайрашмааң...

Тырышкан тапкан...

Теле барның...

һөнәрле үлмәс...

Китап....

Олыласаң олыны... Күңел курка....

Күңел биреп эшләгән эш өлге булыр... Агач җимеше белән...

Өченче эшебез:Концерт номерлары.

Татар җыры:...

Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен

Оялчан ул, инсаф,ягымлы ул.

Үзе салмак,үзе әкрен.

Дүртенче эшебез: Өйдә укучылар " Безнең гаилә" дигән темага сочинениеләр язганнар иде.Хәзер мин сезгә шул иншаларны берничә юл укып үтәм, ә сез үзегезнең гаиләгезне танып,бу безнең гаилә дияргә тиешсез.Бу бирем бары тик ата-аналар сезнең өчен генә.

Без әнигә өй эшләрендә, йорт арасында булышырга тырышабыз. Әнием безнең өчен бик тырыша, авыр булса да безгә дөрес тәрбия бирергә, барыбызны да акыллы, тырыш,уңган итеп үстерергә тырыша.Без гаиләдә биш кеше. Без Дәү әниебезне хөрмәтлибез, аның озын гомерле булуын телибез.

Без гаиләдә биш кеше.Без икебез мәктәптә укыйбыз.Беребезгә 12,ә беребезгә 10 яшь. Әтиемә 38 яшь.ә әниемә? Әтием дә,әнием дә берүк җирдә хезмәт итәләр.Дәү әниебез без кайтканны тәмле ризыклар пешереп көтеп ала,урамда да ул безгә һәрчак күз-колак булып тора.

Без гаиләдә өч бала.әтием шофер,ә әнием? Безнең гаиләдә Дәү әниебез бар. Әтиемә 38 яшь, без икебез мәктәптә укыйбыз, ә беребез әле кечкенә, аңа бары биш кенә.

Безнең гаилә зур. Без гаиләдә бик тату яшибез. Эшләребезне бүлешеп эшлибез,ял иткәндә дә без берг? әле.Безнең ике Дәү әниебез һәм ике дәү әтиебез бар.Безнең әле үсәр чагыбыз,алда әле безнең уңышлар.

Без гаиләдә 4 кеше яшибез.Мин мәктәптә укыйм.Барлык йорт эшләрендә булышам. Мин хайваннар яратам. Безнең өйдә ике мәчебез бар.

Без гаиләдә барлыгы биш кеше.Без мәктәпкә өйдән өчәү чыгып китәбез.Дәү әниемә 68 яшь. Әтиебез " Кызыл Шәрыкь "җәмгыятендә эшли. Энемә 10 яшь.Дәү әниебез безгә үзенең киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп тора.

Бишенче ярышыбыз: хәзер һәр командага рәсемнәр ясалган битләр таратам, сез шул рәсемнәрдән чыгып мәкальләрне белергә һәм язып бирергә тиеш буласыз.

Алтынчы эшебез: әниләр генә катнаша,хәзер әниләрнең күзләре бәйләнә һәм алар бу бүлмәдә ниләр эленгән шуларны саныйлар.Бер минутка кем күбрәк әйтә.

Җиденче ярышыбыз: туган көннәр язылган битләр таратыла:әниләргә аерым, балаларга аерым. Шуннан чыгып әниләр башта үз баласының,ә аннары сыйныфташларыныкын табалар;балатар үз әниләренең туган көнен эзләп табалар.

Сигезенче ярыш: бирелгән сүзләрне үзгәртеп яңа сүзләр төзү:

Чокыр,салма, теләк, кура, карта, лапас, каба,Әлки. (корыч.салам,келәт,урак,тарак,палас,

бака)

Тугызынчы бәйге: җырның башын бер команда башлый, икенче команда дәвам итә.

Унынчы бирем: үзгәртеп бирелгән шигырь юлларын тәртипкә салырга:

Мин,әнкәй, сииең,истәлеккә

Газиз,утырттым,миләш, агачын

Онытмыйм,җылы, таң,якты

Карашың нурыдай карашың.

Олы тузанын күрдем

Юлның үзем тузганын

Яшь сизми калдым

Узганын гомеремнең белми калдым.

Йолдызлар балкыйлар

Сүнәләр әй, йолдызлар дә

Гашыйклар бары саклыйлар

Җирдәге серен алар.

Сиздермичә яшьлек үтә

әкрен гомрем генә күңелем нидер һаман да

һич тә картаймый көтә.

Кайгы хәсрәтем янган ут кебек

Йөрәк ярсый дә юк кебек

Кичләрен газапланам иртә

Йөрәк әйтә алмыйча хисләрем.

Әни киләм кайтып сукмагыннан

эзләре әниемнең кая? әни күзләре кадакланган такта

тәрәзәләр, тәрәзәләр.

КВН җиңүчеләрне бүләкләү, катнашучыларның һәм тамашачыларның " Туган тел" не җырлаулары белән тәмамлана.


Автор: Гиматдинова Алсу Фаттаховна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован