Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру
Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.
ФДТ-гомуми белем бирү прогрммасын тормышка ашыруда кирәк булган нормаларны билгели. Һәм ул балалар бакчаларының төп документы булып тора. Аның авторы Федина Нина Владимировна. Фдт га нигезләнеп һәр балалар бакчасы үзенең үз программасын төзи һәм ул төп ике өлештән торырга тиеш.
1.төп өлеш (обязательная часть)
2.Белем бирү процессын тормышка ашыручылар төзи, димәк бу комплекслы тематик план.
Төп өлеш. Балалар бакчаларында мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм ул балаларның мәктәпкә үзерлеген тәэмин итә.
Программаның төп өлеше 6 өлештән тора:
1.Аңлатма язуы
2.Балаларның бакчага килү режимын оештыру
3.Белем бирү өлкәләренең эчтәлеге һәм ул үзе 10 өлешне эченә ала.
4.Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү планы
5.Балаларның белем күрсәткечләренең көтелгән нәтиҗәләрен планлаштыру
6.Мониторинг
Программаның икенче кисәге тәрбияченең төзелгән планнары: тәрбияче үз планында ФДТ программасының 80% чагылдырыга тиеш, 20% гына үзеннән өстәп иҗади эшли ала.
Автор: Гайнуллина Гульназ Расуловна