Федераль дәүләт таләпләре нигезендә тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү
Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә көннән – көн яңара.
Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планының формасы төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы һәм “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 655 нчы номерлы приказын, ФДТ нең норматив документларын тирәнтен өйрәнеп, анализлап, файдалы мәгълүматны алып, һәр төркем тәрбиячесенең эшен, планлаштыруын җиңеләйтерлек, аңа һәрдаим ярдәмгә килерлек, ФДТ нигезләнеп милли балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен планлаштыру формасы эшләнде. Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең ФДТ ен гамәли эшләрендә тормышка ашырганда, балаларга тәрбия һәм белем бирү процессының эчтәлеген яңарту буенча үзгәрешләр кертелгән көндәлек эш планының формасы тәгъдим ителә:
Бу планлаштыру үз эченә көне буе тәрбиячеләрнең балалар белән уртак эшчәнлеге (иртән, кич, режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеген), турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге, әти – әниләр белән эш/социаль партнерлар белән эш, мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру, саф һавада булу (көндәлек) үрнәкләрен ала.
Әлеге ярдәмлек милли балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә адресланып, аларның мактаулы да, авыр да хезмәтләрен җиңеләйтү өчен, көндәлек эшне планлаштыру өчен зур ярдәмче булыр дип ышанам.
Автор: Сабирзянова Эндже Хуснутдиновна