Главная / Дошкольное образование / Аппликация, лепка

Шырпылар балаларга уенчык тугел !!!

Скачать
49.5 КБ, 747761.doc Автор: Валиахметова Динара Фаезхановна, 31 Мар 2015

«Шырпылар балаларга уенчык түгел!!!»

Максат: Шырпылар үз-үзендә нинди куркыныч яшергәнен балаларга төшенчә бирергә. Балаларга ялкын белән гел сак булу теләген өндәргә.

Мәсәләләр:

1. Обучающие: «Янгыннан каршы кагыйдәләре» турында белемнәрне формалаштырырга; янгын чыгу сәбәпләрен балалар белән бергә аныкларга; янгын сүндерү кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итәргә;

2. Развивающие: уйлау, игътибар һәм иҗат сәләтләрен үстерергә

3. Воспитательные: үз-үзләре һәм якыннары өчен җаваплылык тәрбияләргә; бер- берсенә изгелекле, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә .

Алдангы эш..

1. Әңгәмә «Өйдә янгыннан каршы кагыйдәләре»

2. С.Я.Маршакның "Кошкин дом" әсәрен уку

3. Әңгәмә «Янгын сүндерү чаралары»

Материал: шырпылар, конверт, рәсемнәр (нәрсә эшләргә ярамый), киселгән геометрик фигурылар.

Белем бирүче өлкәләр интеграциясе:

1. Белем

2. Сөйләм үстерү

3. Сәламәтлекне саклау

Кулланган әдәбият:

1. Янгынга каршы видеоөзекләр.

http://www.mchs.gov.ru/info/individual/rules/Videoroliki_po_bezopasnosti_zhiznedeja/item/220923/

2. Памятка «Балаларны янгыннан саклагыз». http://www.16.mchs.gov.ru/kbzhd/detail.php?ID=2267

3. Янгынга каршы пропаганда

http://www.fire.mchs.gov.ru/propaganda/?SECTION_ID=503

4. Памятка «Ярый - ярамый»

http://www.fire.mchs.gov.ru/propaganda/?SECTION_ID=513

1. Кереш:

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле! Ниндидер тавыш бар? Ишетәсезме? Нәрсәдер чыелдый? Нәрсә бу?

Балалар: Шырпылар.

Тәрбияче: Кызык! Алар нәрсәдер сөйлиләр. Шырпыларның безнең белән уйныйсылары килә. Шырпылар аларны яндырырга сорыйлар. Безгә җылы һәм кызык була дип әйтәләр.

2. Төп өлеш:

Тәрбияче:: Шулай итеп, мин шырпыны яндырам. Карагыз, ничек матур! Шырпы үзе агачтан ясалган, ә башы аның серадан. Карагыз әле, ничек шырпы тиз яна башлый. Балалар, карагыз әле, ялкын минем бармакларыма якынлаша. Мине пешермәкче була. Ярдәм итегез миңа! Нәрсә эшлим?

Балалар: идәнгә ташларга, өрергә.

Тәрбияче: Коткарыгыз мине тизерәк! Шырпыга өрегез!!!

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Мин шундый нык курыктым. Ә сез? Балалар, әгәрдә мин шырпыны идшнгш ташлаган булсам ни булыр иде?

Балалар: Янгын булыр иде.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, бүлмәдәге барлык әйберләрдә яныр иде, хәтта без. Менә нинди зур кайгы килеп чыга икән кечкенә генә шырпыдан.

Балаларга шырпыларны алырга ярамый – алар уенчык түгел!!!

Тәрбияче: Балалар, беләсезме, безнең төркемгә бер посылка китергәннәр. Конвертта “Хрюшка һәм Степашкадан” дип язылган. Нәрсә язганнар икән, укыйк әле. (Хатны укыганда, конверт эчендәге рәсемнәрне күрсәтергә)

"Исәнмесез, балалар! Мин больницада ятам. Монда ничек килеп ләккәнемне сезгә сөйлисем килә. Мин Степашкада кунакта идем, без китаплар укыдык, рәсемнәр ясадык, пластилинны әвәләдек, анан соң безгә кызык булмады һәм без үзебезгә яңа уен уйлап чыгардык. Без Степашканың тартмасында шырпыларны таптык, аларны яндырып уйнадык. Безнең кәефләребез күтәрелде. Шулай уйнап утырганда шырпы яокыны минем тәпиләремне пешерде. Куркуымнан мин шырпыны идәнгә ташладым. Калганы минем хәтердә түгел. Күзләремне больницада гына ачтым. Безгә хәзер бик авыр, безнең тәпиләребез, колакларыбыз авырта. Балалар, сезне Степашка белән кисәтеп куябыз: ШЫРПЫЛАР БЕЛӘН УЙНАМАГЫЗ!!!! Ә Степашканың йорты янып бетте".

Тәрбияче: Балалар,ни сәбәпле Хрюшка белән Степашка больницага ләккәннәр?

Балалар: алар шырпылар белән уйнаганнар.

Тәрбияче: шырпылар белән уйнарга ярамаганны алар белмәгәннәр, күрәсең. Әйдәгез, бергәләшеп Хрюшка белән Степашкыга искәртмә ясыйк. Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәчәкмен һәм бергә аңлатырга тырышырбыз.

Рәс. 1. шырпылар белән уйнарга ярамый

Рәс. 2. газ плитәсе янына барырга һәм аны кабызырга ярамый

Рәс. 3. өйдәге электрприборларны кабызып калдырырга ярамый

Рәс. 4. розеткага щит әйберлә тыгарга ярамый.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар, тырыштыгыз. Балалар, ә без сезнең белән әйтергә онытканбыз. Әгәрдә фатирда янгын чыккан икән янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк. Шуның өчен 01 телефонына мөрәҗәгәт итәргә.

Физкультминутка.

Бию «Утром солнышко встает выше, выше, выше»

3. Ахыргы өлеш:

Тәрбияче: Балалар, ә Хрюшка һәм Степашка йорты белән ни эшләргә? Бәлки без аларга булышырбыз? Үз урыннарыгызга утырыгз. Карагыз әле, сезнең өстәлләрдә нәрсә бар?

Балалар: өчпөчмак, дүртпөчмак, ике турыпөчмак.

Тәрбияче: Дөрес. Шушы геометрик фигуралардан йорт ясарга кирәк. Ясый башлагыз.

Тәрбияче: Әфәрин! Хәзер Хрюшка һәм Степашканың бер генә түгел, күп йортлары булачак.

4. Дәрес нәтиҗәсе:

Тәрбияче: Әйдәгез әле, дәрестә үткән кагыйдәләрне искә алыйк. (Тәрбияче балаларга рәсемнәрне күрсәтә. Балалар кагыйдәләрне аңлаталар).

Тәрбияче: Балалар, барыгызгада бик зур рәхмәт. Сез бүген үзегезнең җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.


Автор: Валиахметова Динара Фаезхановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован