Главная / Дошкольное образование / Разное

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше. Балалар бакчалары педагоглары яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр, балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итүгә, иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр балалар бакчалары алдында да яңа тәләпләр куя. Балаларны шәхес буларак үстерү ,аларда мәктәптә белем өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары игътибар үзәгенә куела.

Ә менә иң кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен ничек планлаштырырга соң?

Иң кече яшьтәге чор- ул кешенең физик, психик, шәхес буларак үсешенә нигез салыну чоры.

Нәкъ менә шушы чор баланың зурлар, үзенең яшьтәшләре һәм предметлар дөньясы белән яңа мөнәсәбәтләргә күчү чоры.

Баланың эмоциональ яктан үзен уңай хис итүен тәэмин итү, аның предметларны танып белү һәм коммуникатив эшчәнлек тәҗрибәсе арта баруын мактап, дәртләндереп тору- бу этапның төп мәсьәләләре менә шулар.

Кечкенәләр төркемендә барыннан да элек комфортлы һәм куркынычсыз мөхит тудырылырга тиеш. Кечкенә балалар актив эшлекле. Шуңа күрә аларның балалар бакчасында булу вакыты дөрес оештырылырга тиеш.

Режим моментларында тәрбияченең төп бурычы-балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру. Бу бурычлар белән янәшә танып белү һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча эш алып барырга кирәк. Һәрбер күнекмәне формалаштыру 4 этаптан тора:

1нче таныштыру этабы-бу кунекмә турында тәрбияче эмоциональ итеп, аңа бу кунекмәнең ни өчен кирәклеген әйтеп аңлата(“Син хәзер зур инде”, “Син моны эшләсәң, авырмассың”...) һәм балада бу кунекмәне үзләштерүгә теләк уята;

2 нче аналитик этап-тәрбияче төгәл хәрәкәтләр белән үзенең сөйләгәнен күрсәтә (сабынны ала, сабынлый, сабынны куя, юа), баладан да төгәл, дөрес итеп эшләтүгә ирешә;

3 нче синтетик этап-берничә операция бербөтен итеп берләштерелә(сабын белән юынабыз, ипи белән ашыйбыз...);

4 нче йомгаклау этабы-күнекмә автоматлаша, тәрбияче сөйләмендә күнекмә башкаруның сыйфаты (азыкның тәме...) турында сүзләр кулланыла. Бу эшләр өлкәннәр катнашында зур сабырлык һәм аларның турыдан-туры ярдәме белән башкарылырга тиеш.

Билгеле булганча балалар бакчаларында нәниләрнең күптөрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла. Аларда иң мөһим әхлакый сыйфатлар да уеннар аша тәрбияләнә.

Уен иң кече яшьтәге баланың психик үсешен билгели торган әйдәп баручы эшчәнлек булып тора.

Ул баланы мавыктыра, аңа куаныч китерә. Уен аша балалар төркемгә берләшәләр, мөстәкыйль эш итәләр, үзләренең уй-гамәлләрен тормышка ашыралар.

Иң кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү эшен хәрәкәтле уеннар аша оештыру аеруча отышлы. Төрле хәрәкәтле уеннарда, мәсәлән: “Тупны куып тот”, “Сукмак буйлап”,”Чыпчыклар һәм автомобиль”,”Сызыкка басма”,”Кояш һәм яңгыр”һ.б нәниләрдә җитезлек, тизлек, көчлелек, чыдамлык, түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү, кайбер персонажларга охшатып хәрәкәтләр башкару (куяннар кебек сикерү; нәни чебиләр кебек җим чүпләү, су эчү һ.б).

Безнең балалар бакчасында кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән һәр чара да: физик күнегүләр, физкультура шөгылләре, иртәнге гимнастикалар, спорт күнегүләре, күңел ачулары, индивидуаль эшләр уен формасында үтә.

Уеннар өчен бакчада атрибутлар булдыру зарур. Уенчык баланы төрле хәрәкәтләр башкарырга җәлеп итә һәм баланың ихтыяҗын канәгатьләндерә. Кече яшьтәге балалар өчен булган күп төрле уенчыклар (шалтыравыклар, резин туплар, төрле фигуралар) балаларның күрү һәм ишетү сәләтен, капшау, тотып алу хәрәкәтен үстерүдә зур булышлык итәләр.

Ясле яшендәге балалар белән эшләгәндә дидактик уеннар куллануга күп әһәмият бирергә кирәк. Мәсәлән:”Алсу курчакны киендерәбез”, “Алсу курчакның туган көне”, “Алсу курчакны йоклатабыз” кебек дидактик уеннарны балалар бик яраталар.

Нәниләрне тәрбияләүдә халкыбызның милли уеннары да зур урын алып тора. Милли уеннарга юаткычлар, мавыктыргычлар,сорән салулар,эндәшләр,әйтенүләр,үртәвечләр,такмазалар, әйтенүләр, җырлы-сүзле хәрәкәтле уеннар керә.

Кечкенә балаларның иң яратып уйный торган уенчыклары- төзелеш материаллары. Төзү материаллары, табигый материаллар белән уйнаганда аларны ничек тоташтыру, берсе өстенә берсен кую алымнарын өйрәнәләр. Бу төр эшчәнлекләрне башкарганда алардан күзәтүчәнлекләре, хезмәт сөюләре таләп ителә. Тәрбияче шул сыйфатларны формалаштыру өстендә эшләргә тиеш.

Нәниләрне әйләнә- тирә дөнья белән таныштыруда сынлы-сәнгать мөһим бер юнәлеш булып тора. Бу юнәлештә балага кешеләр тарафыннан барлыкка китерелгән предметлар, табигать һәм кешеләр дөньясын танып белергә , кешелек законнарына таянып, әлеге дөньяга сак караш формалаштырырга, үзенең башкаларга кирәкле итеп хис итәргә ярдәм итү мөһим. Бу яшьтәге балалар сәнгать белән шөгыльләнүне ниндидер яңа нәрсә өйрәнү яки гадәти булмаган кызыклы тәҗрибә буларак кабул итәләр. Рәсем, әвәләү шөгыльләрен тиешле югарылыкта үткәрүнең әһәмияте бик зур. Кече яшьтәге балалар бик тиз арыйлар. Шуңа күрә шөгыльләрне уен алымнарын кулланып үткәрү зарур.

Икенче яше белән барган балалар музыка астында хәрәкәтләнергә, уйнарга, җырларга бик яраталар, Өлкәннәр нәниләрдә музыка әсәрләре белән кызыксыну, аларны тыңлыйсы килү теләге тудырырга тиешләр.

Без тәрбиячеләр чор таләпләренә җавап бирерлек итеп яшь буынга беренче баскычтан –бакча яшеннән ук тәрбия һәм белем дөньясына алып керергә, ягъни яшәешен, шөгылен үзгәртергә , баетырга бурычлыбыз. Тәрбиячеләр тәрбия –белем бирү программаларыннан ирекле , иҗади файдалана алалар, аларның осталыкларын чарлау, белемнәрен баету өчен дә мөмкинлекләр артты. Һәрвакыт яңалыкка омтылу, чор таләпләренә җитди игътибар бирү, хезмәтендә һәрвакыт эзләнү, уйлану, максатка ирешү-бүгенге тәрбияченең максаты.

Эшләрегез һәрчак иҗади, пакъ булсын! Сез чәчкән тәүге изгелек орлыклары нәниләр күңелендә иман нуры булып балкысын!


Автор: Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное « Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру» Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна 14 Мая 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе Тазиева Нурия Асгатовна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру Вафина Файруза Габделхаевна 31 Мар 2015
документ Балага белем һәм тәрбия бирү Гараева Флюса Сабитовна 6 Дек 2015
документ Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү Миронова Гулия Ринатовна 13 Ноя 2015
документ Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру. Гарипова Алсу Фаридовна 19 Янв 2016
документ «Кышкы киемнәр» «Бала» китапханәсе белән берлектә уку һәм өйрәнү аша төзелгән белем бирү эшчәнлеге Зарипова Гульнара Хуббулловна 24 Окт 2015
документ Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре Хабибуллин Айдар Дамирович 20 Мар 2015
документ Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү" Cеменова Елена Петровна 21 Окт 2015
презентация Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год Яруллина Фирдавес Нажиповна 16 Ноя 2015
документ “ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен) Попова Гульниса Гаяновна 20 Мар 2015
документ Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү Миннахметова Накия Хамбаловна 27 Окт 2015
документ Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары Ямалова Гулфара Мунавировна 18 Янв 2016
документ Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга экологик тәрбия бирү Галина Лилия Камиловна 20 Янв 2016
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 27 Янв 2016
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 26 Янв 2016
документ Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрб Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү Хаметова Алсу Ахияровна 31 Мар 2015
документ “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле” Сафиуллина Гюзелия Рафаилевна 15 Дек 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау Миронова Гулия Ринатовна 24 Ноя 2015
документ Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау. Ярулина Заиля Сабитовна 31 Мар 2015
разное Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты) Муллагалиева Алия Альбертовна 7 Фев 2016
презентация Фән һәм белем бирү. Җәмгыять белеме. 6 нчы сыйныф. Мотыгуллина Лейсан Рафаиловна 14 Дек 2015
документ Белем һәм тәрбия Исрафилова Алфия Рафаеловна 20 Мар 2015
документ Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге Кашипова Наиля Задитовна 10 Апр 2015
документ "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак-патриотик тәрбиясен туган төбәгебездә яшәүче халыкларның хәзерге заман hәм тарихы аша бирү" Московская Нурфия Нурмухаметовна 21 Дек 2015
документ Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы Садриева Алия Габдулловна 1 Апр 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ 2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп» Фатихова Фарида Харисовна 15 Дек 2015
документ «Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге Аглиева Зульфира Назиповна 5 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш) Хафизова Гелюся Фанисовна 15 Дек 2015
документ Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану. Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна 20 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ 1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы Саетшина Аида Ринатовна 20 Мар 2015
документ Укучыларга китапханә- библиографик һәм мәгълүмати белем бирү Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
документ 10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы Фарухшин Ильдар Лаззатович 20 Мар 2015
презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
документ Сыйфатны гомумиләштереп бирү Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016