Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Автор: Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Скачать
62.5 КБ, 319600.doc Автор: Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна, 20 Мар 2015
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Ә дөрес тәрбияне ничек бирергә соң? Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау-белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә.
Автор: Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна
Похожие материалы