Главная /
Дошкольное образование /
Математика
Автор: Миронова Гулия Ринатовна
Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү
Скачать
21.12 КБ, 1269821.docx Автор: Миронова Гулия Ринатовна, 13 Ноя 2015
Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интеллектуаль кыенлык кичерүе, кеше килеп туган мәсьәләне, фактны, чынбарлык процессын аңлата алмый, максатына белгән юллар аша ирешә алмый. Продуктив, танып белү, иҗади эшчәнлекнең закончалыгы – шул проблемалы ситуация инде ул. Бала өчен дә шулай, бала килеп туган проблеманы белгән юллар белән чишүдә кыенлыкка очрый, аңарда танып белү, кызыксыну ихтияҗын уята. Әлеге ихтияҗ яңа материалны өйрәнүгә китерә.
Автор: Миронова Гулия Ринатовна
Похожие материалы