Тематическое планирование Сафиуллина 3 класс
3 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
(105сәг.татар теле/105сәг. уку)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартларына салынган, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Татар теле укытуның максатлары:
- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
- Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
- Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.
Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.
Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 170 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планында 3 нче сыйныфта татар теленнән атнага 6 сәгать вакыт бирелә:3сәгать татар теле,3 сәгать уку,барысы -205 сәгать каралган: теоретик материал – 94 сәгать, кабатлау -29 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 39 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 13 сәгать.
Укыту технологиясе: коммуникатив
№
Төп темалар
Программа буенча
Эш программасы буенча
Татар теле
Уку
1
Белем бәйрәме
16 сәг.
9сәг.
9сәг.
2
Сәламәт булыйк
16 сәг.
11 сәг.
8 сәг.
3
Спорт уеннары
16 сәг.
11 сәг.
9 сәг.
4
Ашханәдә
16 сәг.
8 сәг.
8 сәг.
5
Базарда
16 сәг.
8 сәг.
8 сәг.
6
Без театрга барабыз
15 сәг.
10 сәг.
8 сәг.
7
Бәйрәмнәр
15 сәг.
11 сәг.
10 сәг.
8
Һөнәрләр
15 сәг.
10 сәг.
8 сәг.
9
Татарстан – безнең Ватаныбыз
15 сәг.
9 сәг.
10 сәг.
10
Әти-әниләргә булышабыз
15 сәг.
6 сәг.
10 сәг.
11
Без сәяхәткә чыгабыз
15 сәг.
9 сәг.
10 сәг.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
3 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә
Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү
Тыңлап аңлау
Фикерләү белән бәйле күнекмәләр
Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше
1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.
3. Эшнең дөреслеген тикшерү.
4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
1. Дәреслек белән эш итә белү.
2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку.
4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.
2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.
3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.
4. Ишеткән сөйләмнең, җөм- ләнең эчтәлегенә төшенү.
1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.
2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.
4. Грамматик анализ төрләрен үзләштерә башлау:
Сүз төзелешенә анализ;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ;
- сүзтезмәләргә анализ;
- гади җөмләгә анализ;
5. Тикшеренү ысуллары:
- модельләштерү;
-охшатып эшләү.
1. Телдән сөйләм:
-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;
-Тәрҗемә итү күнекмәсе..
2. Язма сөйләм:
-күчереп язу;
-бирелгән темага сочинение язу;
-план нигезендә изложение язу;
-татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
-үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;
-сүзлек диктанты – 4 (12 -16 сүз)
-контроль диктант 4 (45-50сүз);
-изложение 1 (60-70 сүз, язманың күләме 30-35 сүз)
-сочинение 1 (45-50 сүз)
Җирле милли – региональ компонентны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану
- Фоат Хасаноф, Кояш Тимбикова, Хәйдәр Гатин, Елизавета Сидорова, Рифкать Гордиев шигырьләрен һәм әсәрләрен өйрәнү;
- Танылган артистлар: Идрис Мәсгутов, Вера Минкина, Зөфәр Сафин иҗатлары белән таныштыру;
- Якташ рәссамнарыбыз: Анатолий Зиновьев, Владимир Трунов рәсемнәре белән таныштыру;
- Атаклы якташларыбыз: Артем Ильин, Венера Уразгильдиева белән таныштыру;
- “Шәһәр” темасын уткәндә Бөгелмә куренешләрен рәсемгә төшерү;
- Табигать турында укыганда экскурсиягэ алып чыгу;
- Артистлар турында укыганда, авыл кешеләренең ижатлары белән таныштыру;
- “Дару үләннәре” темасын үткәндә, безнең авыл янындагы болыннарда, урманнарда үсүче дару үләннәре турында әңгәмә кору.
Укыту – методик комплекты
Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна