Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Тематическое планирование Сафиуллина 7 класс

Скачать
478 КБ, 320090.doc Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна, 20 Мар 2015

Татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныф

Барлык сәгатьләр саны – 102

Атналык сәгатьләр саны - 3

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 7 нче сыйныф өчен Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2007), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлеген мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле текстны тыңлап аңлау, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү һәм фикер алышуда катнашу.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны тугыздан ким булмаска тиеш); лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны уннан ким булмаска тиеш).

Уку. Танышу, өйрәнү һәм карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, текстларны аңлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табу; укылган текстның эчәлеген кыскача яки тулы итеп сөйләп бирү.

Язу. Актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, лексик тема буенча хикәя яза алу, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, диктантлар язу, текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү.

7 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү, тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә алу;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу, тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү

- гади һәм кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;

- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

- антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

- тиешле (1600 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү;

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. «Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белеем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003

4. Мәгариф журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

5. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар төрвемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа. 2007

Укыту-методик комплекты

1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары (Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова. Казан.«Мәгариф» нәшрияты.2010);

2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005);

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус теледә сөйләшүче балалар өчен. 2007).

Эш программасының эчтәлеге

  • Белем һәм тормыш. (14 сәгать)
  • Өлкәннәр һәм кечкенәләр. (15 сәгать)
  • Табигать һәм кеше. (14 сәгать)
  • Ял итү. (13 сәгать)
  • Спорт һәм сәламәт тормышы. (13 сәгать)
  • Син һәм синең яшьтәшләре. (13 сәгать)
  • Ел фасыллары. (15 сәгать)
  • Татарстан – икътисади үзәк. (15 сәгать)
  • Сәүдә үзәгендә. (15 сәгать)
  • Татар әдипләре иҗатыннан. (40 сәгать)
  • Мәктәп укыту программасында татар теленә һәм әдәбиятына 7 нче сыйныфка 102 сәгать бирелгән.

  • Белем һәм тормыш. (14 сәгать)
  • Өлкәннәр һәм кечкенәләр. (15 сәгать)
  • Табигать һәм кеше. (14 сәгать)
  • Ял итү. (13 сәгать)
  • Спорт һәм сәламәт тормышы. (13 сәгать)
  • Син һәм синең яшьтәшләре. (13 сәгать)
  • Ел фасыллары. (15 сәгать)
  • Татарстан – икътисади үзәк. (15 сәгать)
  • Сәүдә үзәгендә. (15 сәгать)
  • Татар әдипләре иҗатыннан. (40 сәгать)

  • Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 7 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 5 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 6 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 2 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 3 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 31 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование по алгебре. 7 класс Васенина Вера Константиновна 7 Июл 2015
    разное Календарно-тематическое планирование по алгебре. 7 класс Васенина Вера Константиновна 7 Июл 2015
    документ Календарно-тематическое планирование литературы 7 класс Календарно-тематическое планирование Лаури Наталья Михайловна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование географии 7 класс Календарно-тематическое планирование Николаева Ирина Вадимовна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование Календарно-тематическое планирование 7 класс ФГОС Петренко Светлана Анатольевна 6 Апр 2015
    разное Программа и тематическое планирование по алгебре 7 класс Еремеева Нина Никифоровна 21 Мар 2015
    разное Календарно - тематическое планирование. Алгебра 7 класс. Макаренко Наталья Ивановна 21 Мар 2015
    разное Календарно - тематическое планирование. Алгебра 7 класс. Макаренко Наталья Ивановна 21 Мар 2015
    разное Календарно - тематическое планирование по геометрии 7 класс. Двойнова Марина Валерьевна 21 Мар 2015
    разное Календарно - тематическое планирование 7 класс. Иващенцева Лариса Викторовна 5 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по физике 7 класс Кардыбаев Владимир Николаевич 7 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по литературе 7 класс Абакумова Ирина Александровна 7 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по биологии 7 класс Дыганова Наталья Владимировна 7 Апр 2015
    документ календарно - тематическое планирование по геометрии 7 класс Васильева Ольга Александровна 7 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по биологии 7 класс Резниченко Татьяна Борисовна 7 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по математике. 7 класс Боронина Нина Леонидовна 7 Мая 2015
    документ Календарно тематическое планирование изо 7 класс Боронина Нина Леонидовна 7 Мая 2015
    документ Календарно-тематическое планирование столярно-плотницкое дело.7 класс Рогозин Алексей Николаевич 7 Дек 2015
    документ Тематическое планирование 7 класс Лаксаева Елена Николаевна 7 Дек 2015
    документ Тематическое планирование по ОБЖ 7 класс ФГОС Акимов Павел Евгеньевич 7 Дек 2015
    документ Календарно-тематическое планирование 7 класс Коротченко Марина Владимировна 7 Апр 2016
    документ Тематическое планирование 7 класс Макаренко Анастасия Владимировна 7 Апр 2016
    документ рабочая программа по обществознанию 6-9 класы Календарно- тематическое планирование . 7 класс. Календарно – тематическое планирование. 9 класс. Ольга Курицына 17 Фев 2016
    документ Тематическое планирование 1 класс. СПОРТИВНЫЕ ЗАЛЫ ШКОЛЬНЫЙ СТАДИОН (ПЛОЩАДКА) III Поурочное тематическое планирование 7 класс. Поурочное тематическое планирование 10 класс. СПОРТИВНЫЕ ЗАЛЫ ШКОЛЬНЫЙ СТАДИОН (ПЛОЩАДКА) 2 класс. 4. Тематическое планирован Шишкин Константин Викторович 21 Мар 2015
    документ календарно-тематическое планирование 7 класс (Симоненко В. Д.)  пояснительная записка календарно-тематическое планирование ТЕХНОЛОГИИ Беляй Дмитрий Иванович 6 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование. 7 класс. Русский язык Медведева Алёна Фаритовна 20 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование по литературе 7 класс (учебник Меркина Г.С.) Евгения Николаевна Изюмова 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование уроков обществознания. 7 класс Ткачёва Татьяна Борисовна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по музыке. 7 класс Коновалова Елена Анатольевна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по обществознанию (7 класс). Тюлькина Надежда Александровна 20 Мар 2015
    документ тематическое планирование по ОБЖ 7 класс Болякова Людмила Александровна 20 Мар 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по основам безопасности жизнедеятельности 7 класс Шабалина Елена Вильямовна 20 Мар 2015
    документ Музыка 7 класс Пояснительная записка и календарно-тематическое планирование Тарасова Надежда Николаевна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по обществознанию 7 класс Обухова Ольга Владимировна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование. Боголюбов. 7 класс Беспалов Юрий Владимирович 20 Мар 2015