Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН
11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен)
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2010ел), 11 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:
-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;
-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары:
-матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
-гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;
-әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;
-татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;
-татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;
-бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.
Автор: Хасанзянова Клара Ахметовна