Рус төркемендәге 6 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан"Д.Аппакованың"Сөяк саплы пәке"әсәрендәге"Беренче хикәя""темасына дәрес эшкәртмәсе
Тема . Д.Аппакованың” Сөяк саплы пәке “әсәрендәге
“Беренче хикәя”
Максат.1. Д.Аппакованың “Сөяк саплы пәке “әсәрендәге
“Беренче хикәя “ белән таныштыру.
2. Фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әдәплелек ,шәфкатьлелек тәрбияләү.
Җиһазлау.Р.З.Хәйдәрова “Татар теле “6 кл.-70-72 нче
битләр; Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче
балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру”
(Укытучылар өчен методик кулланма )- 6 нчы кл.
24-25 нче битләр ; рәсемнәр ; карточкалар ; татар-
ча-русча сүзлекләр ; компьютер;интерактив такта.
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез,укучылар !
- Хәлләрегез ничек ?
- Бүген дәрестә сезгә уңышлар телим. Көнегез әйбәт үтсен. Утырыгыз.
- 28 нче ноябрь нинди көн булды? Кемнәрне котладыгыз?
- Әниләрегезгә булыштыгызмы ? Ничек булыштыгыз ?
-Димәк ,әниләргә ,өлкәннәргә бәйрәмдә генә түгел , һәрвакыт булышырга кирәк .
2. Аудирование күнегүләре.
а) Прослушайте начало предложения и завершите.
1. Бабай таудан ... 2. Әни мәктәпкә ...
Апа тауга ... Әни мәктәптә ...
Мин тауда ... Әни мәктәптән ...
3.Кәрзинне аска алып ...
Кәрзинне өскә алып ...
б)Прослушайте и скажите ,что добавлено ко второму предложению каждой пары.
1.Аяк асты боз. Аяк асты шоп-шома боз.
2. Аның кулында кәрзин. Аның кулында зур кәрзин.
3. Ул тау текә. Ул тау бик текә.
в)Прослушайте и определите в предложениях подлежащее и сказуемое.
1.Бүген өзлексез яңгыр яуды .
2.Көн кинәт суытып җибәрде.
3.Таудан бер бабай төшеп килә.
4.Фәрит чана шуарга тауга чыкты.
5.Фәрит бабай янына килде .
3. Өй эшен тикшерү.
Сорауларга җавап бирергә.
1. Малайлар ничәнче класста укыйлар ?
2. Малайларның әтиләре кайда ?
3. Әтиләре кайткач , малайлар нишләргә телиләр ?
4. Әтиләренә малайлар нинди сораулар бирәләр ?
5. Әтиләре кесәдән нәрсә чыгарды ?
6. Пәке нинди ?
7. Әтиләре малайларга нинди сорау бирде ?
8. Әниләре ничә хикәя сөйләргә теләде ?
4.Яңа материалны аңлату.
1.Аудирование (Укытучының укуы)
2. Укучыларның үзлектән укып чыгулары.
3. “Чылбыр “ тәртибендә уку(Һәр укучы 1 әр җөмлә укый).
4.Русчадан татарчага тәрҗемә итү (интерактив тактада)
Бу җөмләләргә туры килгән эчтәлекле җөмләләрне хикәядән табып уку.
- Когда закончились уроки ,я пошла домой.
- Дед спускался с горы.
- Желая помочь деду ,я торопливо поднималась в гору.
- Ты же ещё очень маленький.
- Посмотрев на меня , дед начал хвалить моего сына.
- «Я ещё и деда прокатил «,- добавил он .
5. Ныгыту.
а)71 нче бит,2 нче күнегү –Раслауларның кайсысы дөрес?
Физминутка
б) Интерактив тактадагы биремне үтәү.(Балаларга карточкалар тарату)
Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.
Бабай Фәритне мактады.
Таудан бер бабай төшеп килә.
Тау бик текә.
Көз ахыры иде.
Фәрит бабай янына килде.
Фәрит кәрзинне аска алып төште.
Фәрит тауда чана шуарга чыккан .
Көн кинәт суытып җибәрде.
Фәритнең әнисе мәктәптән кайтып килә.
в) Тактадагы рәсемнәр белән эш.
Рәсемнәрне текст эчтәлеге тәртибендә тезү;
Һәр рәсемгә туры килгән җөмләләрне китаптан табып
укырга;
г) Как скажете о том , что :
- дед спускался с горы ;
- ты помог деду ;
- дед тебя похвалил;
- был конец осени.
д) Из ряда предложений выделите то, которое не соответствует теме(рассказу ).
Көз ахыры иде. Көн кинәт җылытып җибәрде .
Аяк асты шоп-шома . Мин өйдән мәктәпкә бара
идем . Менә тауга менә башладым.
Тау бик текә . Таудан бер бабай төшеп килә .
Кулында кечкенә кәрзин.
Фәрит бабай янына килеп басты. Ул бабайның
кәрзинен тауга алып менде.
Бабай Фәритне әнисенә мактады.”Ә мин бабай-
ны да утыртып төштем әле !”-дип куйды Фәрит.
е) Мәкаль :Өлкәнне сакла ,кечкенәне макта .
-Бу мәкальне ничек аңлыйсыз ?
-Ни өчен өлкәннәрне сакларга, хөрмәт итәргә кирәк?
-Сез ничек уйлыйсыз , ни өчен өлкәннәргә булышырга
кирәк ?
- Бу әсәрдә Фәрит үзен ничек тотты ?
- Ул бабайга булыштымы ?
- Сез әби-бабайларга ярдәм итәсезме ?
- Ничек булышасыз ?
- Авылга кайткач , нинди эшләр эшлисез ?
- Күршедәге ялгыз әби-бабайларга булышасызмы ?
- Үзегезнең ветераныгызга барасызмы? Ярдәм итәсезме ?
- Сезнеңчә,ни өчен кечкенәләрне мактарга кирәк ?
- Димәк,....
6.Дәресне йомгаклау.
-Беренче хикәядә сүз кем турында бара?
- Фәрит ни өчен бабайга ярдәм итәргә теләде ?
- Бабай Фәритне нигә мактады ?
- Фәриткә нинди бәя бирергә мөмкин ? Ул нинди малай ?
7. Өй эше.
Сәнгатьле укырга;
Сораулар төзеп килергә;
Эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
8. Билгеләр кую (аңлатып).
Автор: Габдрахманова Наиля Насимовна