Главная / Начальные классы / Технология и изо

"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать
18.69 КБ, 1407030.docx Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна, 30 Янв 2016

Тема: Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архи-

тектура үзәге.

Максат: 1. Укучыларны борынгы шәһәрләребезнең архитектура һәйкәлләре,

аларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру.

2. Тарихи архитектура һәйкәлләрен сакларга кирәклегенә төшендерү.

3. Халкыбызның үткәне, тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал: Неменская Л.А “ Изобразительное искусство” Москва. “Просвещение”

2011.

Неменская Л.А “ Изобразительное искусство” Рабочая тетрадь.

Москва. “Просвещение” 2011.

Җиһазлау: презентация, “Сөембикә ханбикә” җыентык китап, татар халык иҗаты

“Риваятьләр һәм легендалар”, “Казань” китабы.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең төре: практик дәрес.

Дәрес планы

I.Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм.

Юлга чыктым. Алларымда –

Әллә ничә такыр сукмак.

Кайсысыннан китәргә соң? –

Юл чатында калдым туктап

Бер өн килде: “Вакытыңның

Кадерен бел – торма туктап.

Олы юлга алып чыксын

Үзең салган яңа сукмак!” (Ф. Зыятдинова)

-Укучылар, бүгенге дәресебездә безне сукмак кайларга илтер икән? (слайд№1)

II.Актуальләштерү.

- Әйе, без бүген борынгы тарихи корылмаларга “экскурсия” ясарбыз.

- Нинди корылмаларга “ тарихи корылма “ дип әйтәбез?

(элеккеге заманнарда төзелгән, иске)

- Әйе, элеккеге заманнарда төзелеп бүгенге көнгә кадәр исемнәрен, үз йөзләрен саклап калган, кешеләрне үзләренә җәлеп итеп тора торган биналар тарихи корылмалар дип атала.

- Ә менә сез шушындый нинди биналарны беләсез? (слайд) Бу тарихи биналарны караганда аларның төзелеш үзенчәлекләренә дә игътибар итегез.

- -Кол Шәриф мәчете

- Сөембикә манарасы

- Казан Кремле.

- Балалар, мин сезгә өй эше итеп шундый берәр бина турында чыгыш әзерләргә биргән идем. Я, әйдәгез, нәрсәләр әйтә аласыз әлеге биналар турында?

- Бәлки, бу биналарны күргәнегез дә бардыр? Дамир, син Казан шәһәрендә булдың, нинди истәлекле урыннар күрдең?

- III. Яңа тема өстендә эш.

- Укучылар, мондый тарихи корылмалар Казан шәһәрендә генә түгел, Болгар, Свияжск шәһәрләрендә дә сакланып калган. Хәзерге вакытта Болгар, Свияжск җирләрендә төзекләндерү эшләре бара. Ул истәлекле борынгы корылмаларның күбесе безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган. Билгеле һәм билгесез сәбәпләр аркасында кайберләре җимерелгән, кайберләре бөтенләй юкка чыккан. Мәсәлән, Кол Шәриф мәчете шундыйлардан. Ул өр - яңадан торгызылган бина.

Республикабызның беренче президенты зур эшкә алынды. Әлеге тарихи җирләрне яңадан сафка бастырдылар. Борынгы кулъязмалардан, тарихи чыганаклардан укып, өйрәнеп элеккеге хәленә кире кайтаралар. Хәзер әлеге җирләрдә зур туристлык үзәге эшләп килә. Төрле илләрдән, төрле җирләрдән туристлар бу җирләрнең матурлыгына, тарихилыгына, табигатенә сокланып ял итәргә килә.

Менә быел гына Смәел мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге җирләрне күреп, сокланып кайттылар. Бәлки әле киләчәктә сезгә дә бу җирләрдә булырга, йөрергә туры килер.

Элеккеге биналарның төзелеш үзенчәлекләре нидән гыйбарәт булды инде?

-(биек, гөмбәзләре күккә омтылган, )

-Ә хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Без дә менә шушы вак детальләрдән берәр бина, собор төзик. Киләчәктә бәлки сездән дә зур – зур төзүчеләр, архитекторлар чыгар. Сез төзегән биналар гасырлар дәвамында республикабызның йөзе булып торыр.

Хәзер альбомнарны алыйк та карандаш ярдәмендә шундый берәр бинаны рәсемгә төшереп карыйк.

-Укучыларның мөстәкыйль эшләре.

IV. йомгаклау.

Ә хәзер үз рәсемнәрегез турында сөйләп китсәгез иде.

- .....син нәрсә ясадың? Мондый бинаны кайда төзер идең?

- V.Рефлексия.

-

- VI.Өй эше бирү.

- Үзбәя.


Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе. Сахабиева Гульназ Равилевна 30 Янв 2016
документ 6 нчы сыйныф татар теленнән "Киләчәк заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе Насыбуллина Гульфия Султановна 20 Мар 2015
документ 4 сыйныфта "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Шарифуллина Гульназ Валериановна 31 Мар 2015
презентация, документ Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016
документ Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе. Бухарова Милауша Равильовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе Низамиева Рузиня Гадиевна 20 Мар 2015
разное Авылым халкының бик борынгы милли ашлары. Абузарова Рузиля Динмухаметовна 31 Мар 2015
документ 6 сыйныфта "Җил" темасына дәрес эшкәртмәсе Загидуллина Зульфия Дамировна 21 Мар 2015
разное математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе Хафизова Гульюзем Мансуровна 15 Сен 2015
разное математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе Хафизова Гульюзем Мансуровна 18 Сен 2015
документ Рус төркемендәге 6 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан"Д.Аппакованың"Сөяк саплы пәке"әсәрендәге"Беренче хикәя""темасына дәрес эшкәртмәсе Габдрахманова Наиля Насимовна 20 Мар 2015
документ 7сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе Хамидуллина Раушания Саетгараевна 20 Мар 2015
документ "Рәвеш" темасына дәрес эшкәртмәсе Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ "Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе Рахматуллина Гюзелия Исламовна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфта "Тамырдаш сүзләр"темасына дәрес эшкәртмәсе. Гиниятуллина Венера Ягфаровна 26 Окт 2015
документ " Сыйфат " темасына дәрес эшкәртмәсе Вакилова Зиля Юнусовна 7 Дек 2015
презентация, документ 5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе Нуриева Эльвира Азатовна 8 Дек 2015
презентация, документ 5 нче сыйныфларда "Инфинитив" темасына дәрес эшкәртмәсе Нуриева Эльвира Азатовна 8 Дек 2015
документ 7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ. Рахматуллина Лилия Рафкатовна 20 Ноя 2015
документ Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ 7нче рус сыйныфында татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе ."Табигать һәм без" Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән укыту проекты"5 сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе" Миннулина Алсу Басыровна 20 Мар 2015
презентация, документ Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр." Хафизова Ляйсан Мирзаяновна 20 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ 4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты. Шарафутдинова Минниса 20 Мар 2015
презентация 3 татар сыйныфында "Җөмлә. Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре" темасына дәрес презентациясе Сафиуллина Фирзалия Халиловна 31 Мар 2015
презентация, документ 4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе Хусаенова Рамзия Рауфовна 20 Мар 2015
документ "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенең 2 турына җибәрелгән татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе (ФГОС) Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект. Камалетдинова Резеда Камиловна 20 Мар 2015
документ Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык" Ямалеева Гузалия Нуретдиновна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
видео "Татар шигыре" темасына мастер- класс Вафина Гулия Илдусовна 1 Апр 2015
разное Тема "Аныклагыч" дәрес эшкәртмәсе Ахметзянова Гульсу Магсумовна 20 Мар 2015
разное Тема "Аныклагыч" дәрес эшкәртмәсе Ахметзянова Гульсу Магсумовна 20 Мар 2015
разное Тема "Аныклагыч" дәрес эшкәртмәсе Ахметзянова Гульсу Магсумовна 20 Мар 2015
разное Тема "Аныклагыч" дәрес эшкәртмәсе Ахметзянова Гульсу Магсумовна 20 Мар 2015