"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес
" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра курсында иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми урта белем бирү мәктәп базасында алгебрада тигезләмәләр чишүнең һәр төрендә үзгәрешле кертеп, квадрат тигезләмә ярдәмендә, яисә вакланмалы- рациональ тигезләмәләрдән рәвешүзгәртүләрдән соң квадрат тигезләмә чишүгә кайтып калган тигезләмәләр күп. Мәсәлән, тригонометрик , логарифмик, күрсәткечле, иррациональ, биквадрат һ.б тигезләмәләр. Шуңа күрә минем тәгъдим ителгән бу КВН- дәрес бик әһәмиятле дип саныйм. Аны дәрестә, дәресләрдән тыш, фән атналыкларында да үткәрергә мөмкин. 8,9 нчы класслар өчен квадрат һәм рациональ тигезләләмәләр чишүне камилләштерү, кабатлау өчен кулланыла. Ярыш элементлары, команда белән эшләү активлыкларын, игътибарларын үстерү,мөстәкыйльлек һәм бер- берең өчен җаваплы булу кебек сыйфатлар тәрбияли. Төрле уен элементлары, кроссворд чишү, уңайлы юл сайлау дәресне тагы да баета, укучыларны активлаштыра. Дәрес, аның элементлары кемгәдер файда бирсә, мин бик шат.
Автор: Гумерова Фания Гарафетдиновна