"Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе
Хәзерге заманда укучыларыбыз күбрәк компьютер, телевизор артында утыралар, кесә телефонында казыналар. Әйләнә - тирә мохит , табигать белән бик аз кызыксыналар. Җитмәсә, урам тәрбиясе балаларыбызны дөрес юлдан читкә тайпылдыра. Нәтиҗәдә, укучыларның сөйләм теле какшый, яки бөтенләй ярлылана. Алар матурлыкны күрә белсеннәр иде, үз төбәгенең, гомумән, милләтенең атаклы кешеләрен танысыннар, алар белән горурланып, иҗатларыннан яшәү өчен җим алып яшәсеннәр иде.
Әлеге дәрес эшкәртмәсе, әнә шул теләкләрне истә тотып, тулысынча милли төбәк компонентларына нигезләнеп төзелде. Анда җыр сәнгатенә дә, шигърияткә дә, рәсем сәнгатенә дә урын бирелде. Укучыларга уйланырга, үз фикерләрен җиткерергә мөмкинлек тудырылды. Күп гасырлардан сакланып калган телебезне онытмауда, аны үстерүдә мондый дәресләр үткәрү кирәк дип уйлыйм.
Автор: Рахматуллина Гюзелия Исламовна