Баланың мәктәпкә әзерлеге
Баланың мәктәпкә әзерлеге берничә күрсәткечтән тора:
1. Физик яктан әзерлек.
Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала. Физик әзерлек өчен җаваплылык тулысынча әти - әнигә һәм балалар табибына йөкләтелә. Бала тудыру йортыннан алып мәктәпкә кергәнче бала зур физик үсеш юлы үтә. Һәр бала да сау сәламәт булып тумаска мөмкин. Күп кенә ата – ана беренче урынга баланың сәламәтлеген ныгытуга, булган авыруларны мәктәпкә кергәнче я бөтенләй дәвалап бетерергә, я өлешчә генә булса да уңай якка үзгәртергә тырыша. Бу максаттан чыгып түбәндәге чараларны үткәрү зарур:
· Балалар табибы белән һәрдаим элемтәдә булу.
· Авырган очракта авыруны мөмкин кадәр ахырына кадәр дәвалау. Ягъни хроник авыруга әйләндермәү.
· Шифаханәләрдә дәвалану.
· Дөрес туклануга әһәмият бирү.
· Спорт белән шөгыльләнү.
· Гаиләдә уңай психологик халәт, дуслык тудыру.
· Балага бары уңай яктан үрнәк күрсәтү.
Автор: Булатова Миляуша Ибрагимовна