Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Аннотация.
Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов ) 6нчы сыйныф укучылары белән морфология бүлегенең “Хәзерге заман хикәя фигыль” темасын үткәргәндә кулланылды. Мәктәп программаларында аны өйрәнүгә 1 сәгать вакыт бирелә.
Дәрес үрнәге үз эченә яңа материалны аңлату, өйрәнгәннәрне ныгыту, үзләштерү, практикада куллана белү характерындагы эш төрләрен генә түгел, ә тәрбияви максатларны да тормышка ашырырга ярдәм итә.
Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү,белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга теләк уяту, мөстәкыйльлекләрен үстерүгә һәм яңача эшләргә мөмкинлек бирү йөзеннән дәрестә интерактив такта кулланылды. Биремнәр һәм дәрес өчен кирәк булган картиналар дәрескә кадәр SMART NOTEBOOK программасы ярдәмендә слайдларга урнаштырыла.Дәреслеккә тупланган биремнәрдән тыш төрле язучыларның иҗатларыннан алынган шигырь юллары һәм халкыбызның авыз иҗаты үрнәкләре кулланылды. Әлеге биремнәрне, картиналарны һәр укытучы сыйныфтагы укучыларның эшчәнлегенә, мөмкинлегенә карап үзгәртә ала. Укучылар интерактив тактада махсус карандаш ярдәмендә яза, тиешле кушымчаларны сайлап куя, яисә кирәкле сүзләрне тартып китерә ала. Дәрес вакытында эшне төркемнәрдә оештыру укучыларның сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен, үзара мөнәсәбәтләрен тагын да үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресне мавыктыргыч, эффектлырак уздыру йөзеннән ныгыту өчен күнегүләр “Домино” уены рәвешендә бирелде.
Дәрестә укучыларның сөйләм телен үстерү, матурлыкны күрә, тоя һәм сакларга өйрәтү йөзеннән төрле картиналар куллану да бик отышлы.
Информацион технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр укытучының авыр хезмәтен җиңеләйтергә, заман белән бергә атлап барырга ярдәм итә, укучыларның яңа дәресне үзләштерү сыйфаты яхшырта.
Автор: Фания Зарипова