Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”
Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алу, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте формалаштыра алу, укытучыдан зур осталык таләп итә.
«Безнең яңа мәктәп» илкүләм инициативасын тормышка ашыру, белем бирү өлкәсен мәгълүматлаштыру өстендәге эш, укытучыларга һәм укучыларга тиешле шартлар тудыру – болар барысы да мәгариф сыйфатын үстерүнең төп шарты булып тора. Укытучы адында шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла.
Методик темамны да шуларны исәптә тотып билгеләдем: “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”.
Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуннан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
2. Укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
3. Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.
Автор: Гаязова Энҗе Фаргатовна