Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәх

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”

Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Ян пәрдәләрнең бер ягында - Кояш, икенче дигән сүзләр язылган. Идәндә - зур вазада каеннар, "кара каргалар", кошлар оялары, язгы беренче энҗе чәчәкләр,кабартылган шарлар.

(Музыка яңгырый, әкренәя. Сәхнәгә алып баручы чыга).

Алып баручы. Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларың, борыңгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

"Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән бар кунаклар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!

Балалар үзләренең шигырьләрен башкаралар:

Элиза: Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә,

Бәйрәм бүген, диеп, хәттә

Тамчылар да, сөенә.

Рамина: Кызкайлар, дускайлар

Җитте ич Нәүрүз айлар,

Эшегезне ташлагыз

Бәйрәмгә ашыгыгыз.

Рания: Яз бәйрәме мөбарәк булсын,

Куңелләргә шатлык тулсын.

Азат: Яз килә, яз килә

Балалар белән көлә

Тәрәзәләр ачтырып

Өйләргә кадәр керә.

Алып баручы: Балалар нәрсә соң ул “Нәүрүз” ?

“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү

эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

Табышмак әйтелә.

Боз hәм кар эреде, сулар йөгерде

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт була? Йә, әйтеп кара! ( Яз.)

(Музыка яңгырый Нәүрүз керә).

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, нәни дуслар! Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе! Син Нәүрүзбикә.

Нәүрүзбикә: Эйе, мин “Яз Кызы – Нәүрүзбикә”.

Сезгә яз шатлыгы алып килдем, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!

Алып баручы: Исәнме, Нәүрүзбикә.

Хуш килден, әйдә!

Сине – күптән без

Сыгынып көтәбез.

Нәүрүзбикә: Кояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте

Бу чәчәкләрне безгә бәйрәмгә

Матур яз алып килде

Уңда чәчәк, сулда чәчәк

Алдымда да чәчәкләр

Миңа моңсу Миләүшәләр

Изге юл күрсетәләр.

Кызлар башкаруында: «Чәчәклэр биюе»

Җыр. "Язгы җыр" (Р.Хәсәнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).

1) Җылы нурлар җир өстенә бөркелә,

Йөрәкләрне җилкендереп, яз килә.

Кушымта:

Язны мактап җырлыйк, дуслар,

Безгә кушылып сайрый кошлар.

Зәңгәр күктә елмаешып,

Яңа якты йолдызлар.

2) Кояшка таба үрелә саф гөлләр,

Хезмәт җырына күмелә күңелләр.

Кушымта:

3) Бәхет балкый hәp кешенең йөзендә,

Безне сагынып, язлар килде бүген дә.

Кушымта:

Нәүрүзбикә (балаларга күчтәнәчләр өләшә).

Алып баручы: Игеннәрегез мул булсын,

Тормышыгыз ямьләнсен,

"Коймаклар" уен - җыры уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, тугәрәк ясыйлар,

Нәүрүзбикә уртада.

Бүген Нәүрүз бәйрәменә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай купергән,

Менә шулай жәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагынны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

Алып баручы: Еллар имин, илнең куге аяз булсын

Сабыйларның шат авазы янгырап торсын

Бәйрәм мөбәрәк , табыннар түгәрәк булсын

Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!

Нәүрүзбикә: Саубылыгыз балалар,киләсе очрашканнарга кадәр!

Балалар: Нәүрүзбикә белән саубуллашалар!

МБ ДОУ “Детский сад “Буляк” д.Таллы-Буляк

Азнакаевского муниципального района

Воспитательница: Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна

“Нәүрүз бәйрәме!”

Кушма төркемле балалар белән бәйрәм иртәсе.


Автор: Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру. Нуреева Расима Мударисовна 31 Мар 2015
разное "Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булды Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна 16 Апр 2015
документ Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру) Мухаметдинова Вера Ивановна 30 Мар 2015
документ Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру Мухаметдинова Вера Ивановна 30 Мар 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Гильфанова Гюльяр Ринатовна 31 Мар 2015
документ Нәүрүз бәйрәме. Яруллина Лейсан Минсагитовна 1 Апр 2015
документ Нәүрүз бәйрәме. Газимова Чулпан Хакимовна 4 Апр 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Шайхулова Милауша Фагиловна 1 Апр 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Бурганова Римма Нурмухаметовна 1 Апр 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Гильмутдинова Резеда Ирековна 19 Дек 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Ганиева Ляйсан Магсумовна 23 Дек 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Мишеева Лариса Михайловна 7 Дек 2015
документ Нәүрүз бәйрәме Ахтямова Гөлназ Мингали кызы 3 Мар 2016
документ Нәүрүз Бәйрәме Тимерова Венера Флусовна 29 Янв 2016
документ Нәүрүз бәйрәме Сулейманова Рамзия Салиховна 10 Дек 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү. Шарафиева Расуля 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
документ Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру Гильмутдинова Лилия Разифовна 4 Ноя 2015
разное Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру" ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 14 Сен 2015
документ Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе. Тазипова Айгуль Асхатовна 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфтагы укучылары өчен класстан тыш чараның эшкәртмәсе. Нәүрүз бәйрәме. Ямалеева Вероника Владиславовна 20 Мар 2015
документ "Нәүрүз" бәйрәме Фарляхова Гульнара Фуатовна 30 Мар 2015
документ "Нәүрүз" бәйрәме Азмуханова Фирюза Ахметсафиевна 15 Окт 2015
документ "Нәүрүз" бәйрәме Гамбарова Гульсима Рашитовна 15 Дек 2015
документ "Нәүрүз" бәйрәме Воробьёва Людмила Николаевна 2 Мар 2016
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
презентация Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  Мукминова Альфия Дамировна 20 Мар 2015
документ Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану Мукминова Альфия Дамировна 20 Мар 2015
документ Туган тел бәйрәме Алия Бурганетдинова 20 Мар 2015
документ "Туган тел" бәйрәме Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
документ Туган тел бәйрәме Алия Бурганетдинова 1 Апр 2015
документ Туган тел бәйрәме (День родного языка) Абзалова Алсу Альфатовна 1 Апр 2015
документ Туган тел бәйрәме. Малаткина Альфинур Салиховна 2 Мар 2016
документ И, туган тел! Туган тел бәйрәме. Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 20 Мар 2015
документ Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме) Галиуллина Диляра Ахмадулловна 1 Апр 2015
документ Фольклор бәйрәме. Габдрахманова Гузаль Мутагировна 1 Апр 2015
документ Ямьле язлар белән җир йөзенә, аяк баса дөнья бәйрәме. Гарипова Лейсан Котдусовна 31 Мар 2015
документ Хәрефләр аланы (1 нче класс укучылары белән үткәрелгән әлифба бәйрәме) Шайхелмарданова Нурания Абударовна 30 Янв 2016
документ "Туган тел" бәйрәме Мухутдинова Лариса Васильевна 30 Мар 2015