Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Тема: Мин кем - мин нинди? Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин” образын формалаштыру. Күзаллауны, хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны, иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстер

Скачать
70 КБ, 1244547.doc Автор: Бурханова Гузелия Габделахатовна, 26 Окт 2015

Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин”

образын формалаштыру.

Күзаллауны, хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны,

иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстерү,

балаларның эзлекле сөйләм телен, сүзлек запасын

баету.

Җиһазлау: Сандык, һәр балага көзге, маскалар, янут

рәсеме, йөзләрнең схематик рәсемнәре, төрле

төсләр.

Сүзлек эше: Янут, буа, рәссам

Кулланылган әдәбият:

1 Педагогика ненасилия в практике детского сада

Методические рекомендации В.Г.Маралов, Москва 2009

2 Мәгариф 2007 № 7

3 Мәгариф 2006 № 5

4 Дошкольное воспитание-2008

5 Дошкольное воспитание-2003

Шөгыль барышы:

(Бүлмәгә нәрсәдер эзли-эзли тылсымчы килеп керә, балалар янына килеп)

-Исәнмесез балалар. Мин тылсымчы булам. Сез минем тылсымлы сандыгымны күрмәдегезме? Шул сандыгымны эзләп йөри идем.(Матур көй ишетелә)

-Чү нинди тавыш ул? Эзләп карыйк әле балалар.(тавыш буенча эзлиләр, сандык табыла, тылсымчы һәм балалар куаналар, сандыкны өстәлгә куя)

-Балалар сез мине таныдыгызмы? Мин кем? (Тылсымчы)

-Әйе мин тылсымчы. Мин сезнең янга кунакка килдем. Бергәләп уйнарбыз, сөйләшербез, аңлашырбыз. Әйдәгез матур итеп урыннарга утырдык

Уен: “Елмаю бүләк ит”

  • Кәефләрегез ничек? Сезнең кәефләрегез дә
  • төрлегезнеке төрлечә күренә, түгәрәккә басып, кулларны кулга тотып әйдәгез бер-беребезгә елмайдык (балаларны мактау). Менә сез елмайгач бүлмәләр тагын да яктырып китте.

    -Балалар әйдәгез карыйк әле нәрсә бар икән бу сандыкта?(сандыкны ачкач матур көй ишетелә, балалар сандык янына килеп басалар)

    -Ой нинди матур көзгеләр, менә онытканмын да мин бит

    анда көзгеләр салдым. (хәр балага сандыктан көзге ала)

    -Көзгеләргә карыйк әле, анда кемне күрәсез?(үзебезне)

    -Үзегез икәнен каян белдегез?

    -Чыннан да көзгедә сезме? (чагылыш кына, бер бала үзен күрсәтә)

    -Карина көзгедә кемне күрәсең? (үземне)

    -Азат көзгедә кем күренә? (мин)

    -Әйе көзгегә карыйм да үземне күрәм. Көзгедә мин.

    -Балалар тылсымлы таякның тагын нинди көче бар икән сынап карыйк әле. (Тылсымлы таяк белән өстәлгә суга һәм җәймәне ача, аннан маскалар килеп чыга)

    -Ә хәзер маскалар киеп уен уйнап алабыз.

    Камилә син ат маскасын , Азат машина, Карина эт маскаларын киегез әле. Маскалар кигәч сез нәрсәләр булдыгыз?

    -Әйе Камилә ат, Азат машина, Карина эт булды.

    (Маскаларны салдырам)

    -Хәзер сез кемнәр? (балалар дип яки исемнәре әйтелә)

    - Сез ат та, эт тә, машина да түгел. Чынлыкта сез үзегез, уйнаган вакытта гына нәрсәдер булып уйныйсыз.

    -Балалар әти-әниләрегез сезгә ничек эндәшә соң?(исем белән)

    - Сез нәрсәдә булса эшләсәгез, иптәшләрегез нәрсә дә булса эшләсә үзегез турында ничек итеп әйтәсез?

    -Дөрес исем белән эндәшәсез, “син”, “сез”

    “ул”,” алар”, ә үзебез турында “Мин” дибез.

    Тыңлагыз әле мин сезгә хәзер “Кечкенә Янут турында әкият сөйләп китәм. (Сүзлек өстендә эш, Янутны аңлату)

    -Янут ул буада (күлләрдә) яшәүче хайван.

    Яшәгән ди янут баласы Әнисе аның үзенә генә татлы кыяк үләне алып кайтырга рөхсәт итә, һәм ул: “Мин зур, мин зур”-ди (Шатлана, куана). Кулына таяк тотып китә һәм буа(сүзлек өстендә эш, буа сүзен аңлату) янына килеп чыга. Суга карагач ул бик нык курка һәм елый-елый өенә, әнисе янына йөгерә.

    -Әни анда буадан миңа шундый куркыныч бер нәрсә карап тора, кулына мине кыйнарга таяк та тоткан, буаның икенче ягына чыгарга курыктым –ди. Әнисе матур итеп елмая да “син улым буа янына килеп җиткәч таягыңны куй һәм матур итеп елмай”- ди.Кечкенә Янут шулай эшли дә һәм әнисе янына шатланып, куанып кайта.

    -Әни мин буадан карап торучы белән дуслаштым, ул шундый әйбәт икән миңа елмайды, кулында таягы да юк иде –ди. Курыкмыйча татлы кыяк үләне алып кайттым ди. Әнисе аны иркәләп башыннан сыйпый.

    -Балалар кечкенә янут ни өчен елап кайта?(ул суда үзенең

    чагылышын күрә)

    -Ул ни өчен судагы чагылыштан курка?(Чөнки суда ул үзенең усал чагылышын күрә)

    - Әнисе аңа нәрсә дип әйтә (елмаерга куша)

    -Суга елмаеп карагач Янут нишли? (куана)

    - Ни өчен куана? (Чөнки ул анда елмаеп торган чагылышын күрә)

    - Янут башта суда нинди йөзен күрде?(усал)

    - Әнисенең киңәшеннән соң нинди йөзен күрде?(ягымлы)

    Янут та суда үзенең чагылышын күрә, сез көзгедән

    үзегезнең чагылышыгызны күргән кебек.

    - Балалар карагыз әле минем кулда рәсемнәр бар. Шушы рәсемнәр арасыннан үзегезне табыгыз әле. Һәм ни өчен шушы рәсемне сайлаганыгызны әйтегез.

    -Рүзәл син нинди рәсемне сайладың? (Күңелле)

    -Ни өчен? (чөнки мин дә аның кебек гел елмаеп, көлеп торам, шаян, шат күңелле)

    -Ләйсән син нинди рәсемне сайладың? (Елап торган)

    -Ни өчен? (чөнки мин бүген еладым)

    -Азат син нинди рәсемне сайладың? (Ачулы)

    -Ни өчен? (чөнки ислам минем урынга утырды шуңа ачуым чыкты)

    -Фәнүзә син нинди рәсемне сайладың? (моңсу)

    -Ни өчен? (чөнки миңа моңсу, әниемне сагындым)

    -Рәхмәт сезгә балалар. Сезнең белән аралашу миңа бик ошый.

    Балалар күз алдыгызга китерегез әле. Сез кибеткә бардыгыз. Сез кемнәр буласыз? ( сатып алучылар) Автобуста барсагыз сез кемнәр буласыз? (Пассажирлар,юл йөрүчеләр) Әниләрегез сезгә кем дип дәшә? (улым, кызым, Фәнүзә, балам) Әйе дөрес, менә мин дә сезгә балалар дип дәшәм.

    -Күрәм сез арып киттегез, әйдәгез мтур итеп бастык гимнастика ясап алабыз.

    Физкультминутка:

    -Шундый матур итеп кояш чыкты, (Бармакларын җәеп кояш ясыйлар, елмаялар)

    -Болыт чыкты, кояшны каплады (Икенче кул белән кояшны каплыйлар, турсаялар)

    -Тып-тып, тып-тып яңгыр ява башлады (Бармаклар белән яәгыр яуган хәрәкәтләр ясыйлар)

    -Яңгыр катырак ява башлады (Бармак хәрәкәтләрен тизләтәләр)

    -Җил чыкты, болытларны куып таратты (Урыннарда кулларны җәеп, җил тавышы чыгарып әйләнеп алалар)

    -Болытлар таралды, елмаеп кояш чыкты (Бармакларын җәеп кояш ясыйлар, елмаялар)

    -Рәхмәт сезгә балалар. Чыннан да җылы, рәхәт булып китте.

    -Ә хәзер елмайган һәм шат килеш Өстәлләр янына килдек (талгын гына көй куела)

    - Балалар карагыз әле, монда рәссамчы абыйның рәсемнәре калган, ул кечкенә кешеләр ясамакчы булган, тик ул аларны ясап бетерә алмаган, арып киткәндер инде.

    -Әйдәгез, рәссамчы абыйга булышыйк, аның рәсемнәрен ясап бетерик әле. Ул куансын.

    Менә мин сезгә рәсемнәр өләшеп чыгам һәм ябыштырыр өчен кашларын, авызларын куйдым, кечкенә кешеләрнең йөзләрен ясыйк әле?

    -Азат синең рәсемеңдә нишли бу кечкенә кеше?(Елый)

    -Камилә ә синең рәсемеңдә нишли?(Шатлана)(Мимикалар ярдәмендә күрсәтергә)

    -Рәхмәт сезгә, бик нык тырыштыгыз, рәсемнәрегез бик матур килеп чыкты.

    -Ә хәзер монда карагыз. Бер, ике, өч (таяк белән сугып түгәрәкләр чыгарам)

    -Минем кулга карагыз әле. Миндә төрле төстәге

    түгәрәкләр бар. Төсләргә карап та кешенең кәефен белеп

    була икән. Алар нәрсәне аңлаталар икән?

    -Кызыл – шатлыкны аңлата.

    - Зәңгәр - моңсулыкны аңлата.

    -Сары - шаккатуны аңлата.

    -Ак - Курку хәләтен аңлата

    -Яшел – тынычлануны аңлата

    - Кара – ачуны аңлата.

    -Ә менә мин сезне бүген кызыл һәм яшел төсләр белән

    билгеләр идем. Чөнки сез бүген шат һәм матурлар

    - Урыннарыбызга барып утырыйк әле.

    -Балалар карагыз әле, менә монда шкаф өстендә сезне

    бик матур бер сыер күзәтеп тора. Шушы сыерны йөз

    хәрәкәте(Елмайган) сыер ничек кычкыра(Муу-муу)

    -Фәнүзә сыерга печән бирергә онытканбыз ул андый

    вакытта ничек кычкыра?(ачулы)

    - Нурзиль сыерга печән биргәч ул куанды, андый

    вакытта ничек кычкыра? (матур итеп, шатланып)

    - печән ашагач сыерыбыз тынычланып калды андый

    вакытта ничек кычкырыр икән?(тыныч)

    -булдырдыгыз, рәхмәт.

    -Балалар әйдә менә хәзер күз алдына китерегез әти-әниләрегез сезне тәртипсез булганда бүген телевизор карамыйсың яки уйнарга чыкмыйсың дип орышалар. Шул вакытта сезгә ничек була? (Күңелсез була,

    йөзләренә моңсу кыяфәт чыгарып, башларын аска ияләр)

    -Ә менә әниегез эштән кайтканчы идәннәрне себереп, табак савытларны юып куйсагыз әниегез сезне мактый, үзе дә шатлана. Шул вакытта сезгә ничек була?(Күңелле, рәхәт була, балалар башларын күтәреп матур итеп елмаялар)

    -Сезнең берәр иптәшегезгә яки өегездәге берәр кешегә начарлык эшләгәнегез булдымы? Сөйләгез әле. Сез үзегезне шул вакытта ничек хис иттегез?(Авыр, начар) Сез үзегезне дөрес эшләдем дип уйлыйсызмы?(Юк)

    -Сезгә кайчан да булса берәр кешенең авырлык эшләгәне

    бармы? Шул хакта сөйләгез әле. Сез үзегезне шул вакытта

    ничек хис иттегез?(Начар)

    -Әйдәгез балалар бөтен күңелсез вакытларны онытып, шатлыклы вакытларны искә төшереп матур итеп елмаейк әле. Менә сез нинди матурлар, акыллылар, әйбәтләр икәнсез. Шушы елмаюыгызны саклагыз, югалтмагыз, өегезгә алып кайтыгып әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга да бүләк итегез.

    Йомгаклау өлеше:

    -Балалар сез бүген шогыль барышында бик актив

    катнаштыгыз. Бу шогыльдә нәрсәләр турында сөйләштек,

    уйнадык?(Мин кем-мин нинди?)

    -Ә хәзер миңа карагыз, мин баш киемемне һәм

    жилетымны салдым, мин хәзер кем булдым?

    -Әйе мин хәзер тылсымчы киемнәрен салгач Гүзәлия апа

    булып калдым. Димәк уйнаганда нинди кием киябез без

    шул булабыз икән.Барыгызга да зур рәхмәт.

    Миңа сезнең белән аралашу бик ошады. Сезгә дә

    ошадымы?.

    -Дәрес тәмам.


    Автор: Бурханова Гузелия Габделахатовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Тема: Мин кем - мин нинди? Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин” образын формалаштыру. Күзаллауны, хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны, иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстер Бурханова Гузелия Габделахатовна 26 Окт 2015
    презентация Педагогический совет на тему "Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру" Галиева Гульназ Муллагалиевна 21 Мар 2015
    презентация Семинар. Психологик уңай халәт. Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 20 Мар 2015
    документ Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү Терентьева Нина Петровна 20 Мар 2015
    документ “Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты Миронова Гулия Ринатовна 13 Ноя 2015
    презентация Презентация. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”. Гаязова Энҗе Фаргатовна 2 Мар 2016
    документ Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү” Гаязова Энҗе Фаргатовна 2 Мар 2016
    документ Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы Загирова Алсу Миннулловна 5 Мар 2016
    документ "Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш. "Әбиемдә кунакта" Мавлетбаева Ильмира Сагитовна 1 Апр 2015
    документ Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар. Кашапова Гульнара Закаровна 21 Авг 2015
    документ Эссе “Мин – уҡытыусы”. Ғәзизова Әҡлимә Сәфәрғәли ҡыҙы 19 Фев 2016
    презентация Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү Гаязова Энҗе Фаргатовна 20 Мар 2015
    документ Чыгыш "Балаларның фикерләү сәләтен үстерү" Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна 18 Фев 2016
    документ Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш) Зямилова Миляуша Галиевна 13 Фев 2016
    документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану. Хабибуллина Зульфия Рафгатовна 18 Янв 2016
    документ И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау. Галиева Миляуша Мирфаезовна 20 Мар 2015
    документ КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!” Хабибуллина Резеда Аликовна 20 Мар 2015
    документ “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!” Мустафина Ильзия Райнуровна 1 Апр 2015
    документ “Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект Ибрагимова Рузиля Рифхатовна 31 Мар 2015
    документ "Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 16 Янв 2016
    документ Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме Сафиуллина Гульфия Минехаковна 20 Мар 2015
    документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
    документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
    разное Веб-квест Мин Людмила Ивановна 4 Апр 2015
    разное Веб-квест Мин Людмила Ивановна 4 Апр 2015
    видео Мин ғашиҡ Азнабаева Альбина Бариевна 7 Апр 2015
    разное Мин - сыйныф җитәкчесе. Бурганова Римма Нурмухаметовна 2 Мар 2016
    документ Конфликт. Пути разрешения конфликтов  Конфликттан чыгуның төрле  юллары  бар:  1) яраклашу. “Әйе, син дөрес әйттең, мин гаепле”( ә бит син гаепле түгел!) 2) үз фикереңнең дөреслеген тыныч кына исбатлый алу. “Тыңла әл Закирова Алсу Наилевна 21 Янв 2016
    документ Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ” Гарипова Алсу Фаридовна 2 Янв 2016
    разное ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ. Васильева Римма Николаевна 20 Мар 2015
    разное ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ. Васильева Римма Николаевна 20 Мар 2015
    документ Тема: «Кем көчле?”, татар халык әкияте. Загирова Фарида Ильгизовна 21 Дек 2015
    документ Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле” Латипова Рузалия Руфатовна 7 Апр 2016
    документ Сүзле уен “Бу өйдә кем яши?” Игра “Кто живет в этом доме?” Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 20 Окт 2015
    документ Манометр Формы, методы обучения Средства обучения Время фронтальная Слово учителя 2-3 мин Фронтальная форма,  метод словесный Слово учителя, 8 мин Фронтальная.  анимация, ПК, проектор 12 мин Коровина Наталья Вячеславовна 21 Мар 2015
    документ Эссе. Мин - укытучы. Зарипова Лидия Азгатовна 31 Мар 2015
    документ Мин - тәрбияче Галиуллина Айгуль Фаизовна 31 Мар 2015
    разное "Мин белергә телим" Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
    видео Видеоролик "Мин татарча сөйләшәм" Абдуллина Файруза Миннулловна 1 Апр 2015
    разное Мин яратам сине татарстан Cафина Раиля Халитовна 18 Окт 2015