7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы”на нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала.
Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү
Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы”на / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010/ нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган, ләкин мин эш программасын 70 сәгатькә исәпләп төзедем. әсәрләрне өйрәнү- 49 сәгать, сөйләм үстерү-17 сәгать, дәрестән тыш уку- 4 сәгать.
Автор: Ахтямова Гульнара Ильгизовна