6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары
- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
5. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.
Гимназиядә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 6 нчы сыйныфта чит телләр тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.
Автор: Ахтямова Гульнара Ильгизовна