НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. Авылыбыз фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров иҗатыннан.
Никах-кеше тормышының иң истәлекле мизгеле. Гаилә корып, тормыш башлап җибәрү ике як өчен дә җитди чара, аек акыл белән уйлап башкарыла торган вакыйга. Борынгы заманнарда да яшьләргә туйга кадәр үк никах укылган,никахта ата-анадан фатиха алынган. Никах көнендә дус-туганнар белән җыелып никах мәҗлесләре уздырылган. Һәр чорның үзенә генә хас вакыйгалары,ачышлары булган кебек,никах мәҗлесләренең дә үз йолалары булган, бу йолалар һәр төбәктә үзенчәлекле итеп уздырылган, үз ягына хас уен-көлкеләре белән уздырылган. Безнең авыл җирлегендә никах мәҗлесләре уздыруның тәртибе,аның йолалары, фольклорчыбыз Камил ага Шәмсуаров иҗатында бөртекләп укучыларына аңлатыла. Шуның мисалы булып. бүгенге көндә уздырыла торган никах мәҗлесләрен шигъри юллардагы мисаллар белән чагыштырырга була, авылыбызда борынгы йолалар әле дә онытылмый. Никах мәҗлесе узасы көнне авылыбыз өстендә намаз тавышы яңгырый, олысы-кечесе яшьләрне күрергә ашыга.Никах мәҗлесләре тәрбияви чара булып та тора, шуның мисалы итеп, яшь гаиләләрнең бик күбесе тигез тормыш белән яшиләр.
Автор: Абузарова Рузиля Динмухаметовна