Йорт хайваннары һәм аларның балалары
Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”
(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты)
Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.
Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: тышкы кыяфәтләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, өрә, мияулый, сөт бирә,һ.б.)
Методик алымнар һәм чаралар: уен,күрсәтмә материал,тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш,сөенечле мизгел,сораулар,искә төшерү, әдәби сүз, мактау.
Җиһазлау: йорт хайваннары һәм аларның балаларының рәсемнәре, тавышлары язылган диск.
Сүзлек өстендә эш: тояк,мөгез, мыек, колын, көчек, бәрән, бәти.
Шөгыль барышы
(Түгәрәктә)
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
(Балалар утыралар)
1. ОЕШТЫРУ
(Сыер, песи, эт, ат медальоннары бирелә)
Т. Бервакыт йорт хайваннары нинди хайванның йорт хуҗасына иң кирәкле булуы турында бәхәсләшкәннәр. Сыер әйткән:
БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин тәмле сөт бирәм.
Т. Ә песи аңа җавап кайтарган:
БАЛА. Юк, мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның запасын ашаучы тычканнарны тотам.
Т. Ләкин эт алар белән килешмәгән.
БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның йортын саклыйм.
Т. Бәхәскә ат кушыла һәм әйтә.
БАЛА. Ә мин хуҗаның авыр йөкләрен ташыйм, шуның өчен мин иң кирәклесе.
Т. Алар бик озак бәхәсләшкәннәр, ләкин кайсы хайванның хуҗага иң кирәклесе булуын ачыклый алмаганнар. (Балалар утыра).
2. ТЕМАНЫ ӘЙТҮ
Әйе бүген без йорт хайваннары турында сөйләшербез, ә сез хуҗага иң кирәкле йорт хайванын ачыкларсыз.
3. КЕРЕШ ӘҢГӘМӘ
(Йорт хайваннары рәсемнәре куела)
Иң беренче булып хайваннар арасыннан кешенең дусты – эт була. Вакытлар үткән. Йорт хайваннары тышкы кыяфәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары буенча бик нык үзгәргән. Кешеләргә ияләшкәннәр, кешеләрдән азык ашый башлаганнар, ярдәм һәм яклау тапканнар.
Сыер, сарык, кәҗә, ат һәм башка эре йорт хайваннары – ул көтү.Көтү җәй көне болында йөри. Анда хайваннар үлән ашыйлар. Ә кышка печән әзерлиләр.
Сыер белән кәҗәне һәр көн савалар һәм сөт алалар.Ә сөттән каймак, кефир, эремчек, май, сыр әзерлиләр.
Сарыкларның йоны үскән саен йоннарын кыркып алалар. Сарык йоныннан җеп ясыйлар.Ә җептән шарф, оекбаш, кофталар бәйлиләр.
Сыер, сарык һәм дуңгыз ит бирә. Ат кешегә эштә булыша, йөк ташый. Барлык йорт хайваннары да файда китерә.
4. ЛЕКСИК-ГРАММАТИК КАТЕГОРИЯНЕ ҮСТЕРҮ
Т. Сез йорт хайваннарын беләсез. Ә сез хайваннарның кайсы өлешләрен атый аласыз: баш, гәүдә, аяклары, койрык, башында 2 күзе, 2 колагы, танавы, мөгезләре һ.б.
Яхшы, әйдәгез сыер һәм песине чагыштырыйк.
Охшаш яклары: баш, гәүдә, йон белән капланган, аяклары, күзләре, колаклары, танавы.
Аерымалыклары:
зур кечкенә
мөгез тырнагы
тояк мыеклары
йомшак
Тел шомартып алабыз:
Мы-мы-мы мыек
То-то-то тояк
Гез-гез-гез сыерда мөгез
Гез-гез-гез кәҗәдә мөгез
(Бармаклар б/н кәҗә, сыерның мөгезләрен күрсәтү)
Песикәем, йомшаккаем,
Минем елтыр колаккаем,
Минем озын мыеккаем,
Минем кыска муенкаем.
Аткаемның ялы бар,
Чанкын дигән даны бар.
Кәҗәбез шаярмакчы,
Безне сөзеп екмакчы.
Уен “Кемдә нәрсә?”
Мөгез - ?
Тояк - ?
Мыек - ?
Сакал - ?
Йомшак тәпи - ?
Т. Хайваннар бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, тавыш бирүләре б/н дә аерыла.
Уен уйнап алабыз. Уен “Тавышыннан таны”
Ат - миха-хай - кешни
Эт - ау-ау-ау - өрә
Песи - мияу-мияу-мияу - мияулый
Дуңгыз - хрю-хрю-хрю - мыркылдый
Кәҗә - мә-мә-мә - мәэлди
Сарык - бә-бә-бә - бәэлди
Сыер - му-му-му - мөгри
Уен “Бу өйдә кем яши?”
Т. “Тук, тук, тук, биредә нинди йорт хайваннары яши?”
(Балалар хайваннар тавышы белән җавап бирә)
Бергәләп чакырулар.
Чакырабыз Акбайны:
Маһ-маһ-маһ!
Маһ-маһ-маһ!
Чакырабыз сарыкны:
Тәч-тәч-тәч,
Тәч-тәч-тәч!
Чакырабыз песине:
Пес-пес-пес,
Пес-пес-пес!
Чакырабыз сыерны:
Төбәй-төбәй-төбәй!
Чакырабыз кәҗәне:
Кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Т. Юлыбызны якынайту өчен атка утырабыз.
Барыбыз да атлар булып юлда киттек, яхшы юлда барабыз, начар юлга чыктык, атны туктатып урыннарга утырабыз.
Т. Һәр йорт хайванының баласы бар. Алар үзләренең әниләрен тавышлареннан таный. Барысына әниләрен табарга булышабыз.
Уен “Үз балаңны тап”.
(рәсемне табып янына кую)
Ат - колын
Сыер - бозау
Сарык - бәрән
Кәҗә - бәти
Дуңгыз - дуңгыз баласы
Эт - көчек
Песи - песи баласы.
Уен “Кайсы хайван ничек ашый?”
(тел күнегүләре)
Эт - сөяк кимерә, әлсерәгәч ул нишли?
Сыер - күши
Песи - сөт ялый
Уен “Нинди хайван икәнен бел!”
1. Йорт сакчысы, кешенең дусты, сөяк кимерә, бик нык өрә.
2. Төне буе ауда йөри, аннан көне буе йоклый.
3. Калын арка, тарта да тарта, солы ярата.
4. Тере тун булып көтүдә йөри, үлән-печи ашый.
5. Үлән ашый, сөт-май ташый, ике мөгезе бар.
Т. Ә хәзер мин сезгә кызык итеп кәҗә турында тизәйткеч әйтеп күрсәтәм, сез истә калдырырга тырышыгыз. Аннан соң бергәләп әйтергә өйрәнәбез.
Тизәйткеч: Кече Кәримнең кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.
Уен “Шулай буламы, юкмы?”
Эт печән ашый. Сыер сөяк кимерә. Ат, үзенең бозавын ияртеп, болында йөри. Тычкан песине тота. Сарык сөт бирә.
5. ЙОМГАКЛАУ
Т. Йомгак яап нәрсә әйтә алабыз? Кайсы йорт хайваны – иң кирәклесе.
Барысы да үзенчә файда китерә. Димәк, барлык йорт хайваннары да хуҗага бик кирәк!
Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна