Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.
Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.
Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган
белемнәрен тикшерү , ныгыту һәм яңа мәгълүматлар белән
таныштыру.
2. Укучыларның сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен һәм уйлау,
фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.
3. Укучыларда туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту.
Дәрес формасы: ярыш
Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар ( “ Күп укыган, күп белер” , “ Ике
тапкыр уйла, бер кат сөйлә!”, “ Бәхетле очрак”), шарлар, чәчәкләр,
ком сәгате , визиткалар, санлы карточкалар, бүләкләр.
Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.
План.
I . Оештыру өлеше.
II . Актуальләштерү.
III . Төп олеш.
I тур “ Тел чарлау”
II тур “ Кисмәктәге хикмәтләр”
III тур “ Мин сиңа, син миңа”
IV тур Пантомима
V тур “Капитаннар алга!”
VI тур “Алга, алга, алга!”
IV . Йомгаклау.
Бүләкләр бирү.
Ярыш барышы.
Этаплар
I. Оештыру. – Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!
- Без, бүген сезнең белән “ Тапкырлар һәм зирәкләр” ярышына
җыелдык. Бу ярышта 8 нче А һәм 7 нче А сыйныф укучылары
катнаша. Алар үзләренең белемнәрен шушы ярышта сыныячаклар.
II. Актуаль- - Хәзер, һәр команда үзләре белән таныштырачаклар.
ләштерү. – “ Тапкырлар” командасына сүз бирелә.
( команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән кыскача гына
таныштыра )
- “ Зирәкләр” командасына сүз бирелә.
Тапкырлар.
Девиз: Тапкыр җиңәр, оттырмас,
Сезгә куып тоттырмас!
Зирәкләр.
Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк.
III. Төп олеш. – Менә һәр команда белән таныштык.
Ярышыбызның I турын ачып җибәрәбез. I тур “ Тел чарлау” дип
атала. Һәр командага сораулар бирелә. Дөрес җавап өчен 1 очко
куелып барыла.
I тур I тур. Сораулар:
“Тел чарлау” 1. Татарстанның башкаласы ( Казан )
2. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә (Бакча )
3. Бал яратучы хайван ( Аю)
4. Гербның авторы кем? ( Риф Фәхретдинов)
5. Хоккей командасында ничә уенчы? ( 18)
6. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек ( Ак барс)
7. Чәйнең туган иле ( Кытай)
8. Кышкы баш киеме ( Бүрек)
9. Флагның кызыл төсе нәрсәне аңлата
10. Татар телендә ничә килеш бар? ( 6)
11. Татарстанның иң зур елгасы ( Идел)
12. “Шүрәле” әкиятенең авторы ( Г.Тукай)
13. Ул кыш көне ява ( Кар)
14. Дөньяда иң зур материк ( Евразия)
15. Кышның соңгы ае ( февраль)
16. Гыйнварда ничә көн? ( 31)
17. Түбән Кама шәһәрендә нинди зур үзәк китапханә бар? (Тукай)
18. Татарстан халкының җәйге бәйрәм көне ( Сабантуй)
19. Түбән Кама хоккей командасының исеме ( Нефтехим)
20. “Камаз” машиналары чыгарыла торган шәһәр ( Чаллы)
2 нче команда өчен сораулар:
- Һәр команданың җыелган очколар саны әйтелә.
II тур II тур
“Кисмәктәге - II тур “Кисмәктәге хикмәтләр” дип атала.
хикмәтләр” Капитаннар чиратлашып кисмәктән фишка ала – бу сорауның
номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә.
Уйларга бераз вакыт бирелә. Кисмәктәге бер сорау призлы.
Сораулар.
1. Безнең якта иң озак яшәүче кошлар
( каргалар, 100 елга кадәр)
2. Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклыйлар
( балыклар, еланнар)
3. Чулман ярларында нинди 4 шәһәр урнашкан?
( Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Чистай)
4. Приз.
5. Татарстанда зурлыгы буенча 2 нче урында торган елга
( Чулман)
6. Түбән Кама шәһәренең 1 урамына нинди скульптор исеме
бирелгән? ( Б.Урманчы)
- Очколар саны әйтелә.
III тур III тур
“Мин сиңа, - III тур “Мин сиңа, син миңа” дип атала.
син миңа” - Һәр команда өйләрендә “Татарстан табигате” темасына сочинение
язып килергә тиеш иде. Бер команда икенче командага сочине-
ниясен укый. Аннан соң шул командага текст эчтәлегенә караган
3 сорау әйтәләр. Дөрес җавап өчен очко куела.
IV тур IV тур
Һәр команда пантомима күрсәтә. Икенче команда моның нәрсә
икәнен сүз белән аңлатырга тиеш.
V тур V тур
“Капитаннар Бу тур “Капитаннар алга !“ дип атала.Капитаннарга сораулар
алга!” бирелә.
1 нче капитанга сораулар:
1. Татар егетенең милли баш киеме (түбәтәй)
2. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын (мәктәп)
3. Нәүрүз бәөрәме кайчан була (21 март)
4. Түбән Кама шәһәре яныннан нинди елга ага (Чулман)
5. Түбән Камада сабантуй үткәрелә торган урын (Ильинка мәйданы)
2 нче капитанга сораулар:
1. Татар кызының милли баш киеме (калфак)
2. Кем эшләми, шул ... (ашамый)
3. Сабантуй кайсы айда үткәрелә? (июнь)
4. Яр Чаллы шәһәре яныннан нинди елга ага (Чулман)
5. 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын (балалар бакчасы)
VI тур VI тур
“Алга,алга, VI тур “Алга,алга,алга!” дип атала. Сораулар җиңүче командага
алга!” бирүдән башлана.
Кем ? Нәрсә?
1 нче командага :
1. Рөстәм Яхин (композитор)
2. Түбән Кама (шәһәр)
3. Бәлеш (ашамлык)
4. Карга (кош)
5. Дүрт (сан)
6.”Бишле” (билге)
7.Күлмәк (кием)
8.Салават Фәтхетдинов (җырчы)
9.Сыер (йорт хайваны)
10. Алма (җиләк-җимеш)
11. Шалкан (яшелчә)
12. Каен (агач)
13. Идел (елга)
14. Татарстан (республика)
15 Яңа ел (бәйрәм)
2 нче командага :
1. Габдулла Тукай (шагыйрь)
2.Яр Чаллы (шәһәр)
3. Өчпочмак (ашамлык)
4. Сигез (сан)
5. Карлыгач (кош)
6. Карлыган (җиләк)
7. Венера Ганиева (җырчы)
8. Сабантуй (бәйрәм)
9. Рөстәм Миннеханов (президент)
10.Суган (яшелчә)
11. “Өчле” (билге)
12. Чыршы (агач)
13. Чулман (елга)
14. Чалбар (кием)
15. Бүре (кыргый хайван)
Йомгаклау - Һәр команданың очко саны әйтелә. Җиңүче команда билгеләнә.
өлеше Бүләкләр тапшырыла.
- Шуның белән безнең ярышыбыз тәмам.
Сау булыгыз.
Автор: Садыкова Альбина Георгиевна