Главная /
Дошкольное образование /
Разное
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –аналар белән кулга-кул тотынып эшли. Ата-аналар бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр.Алар төркемдәге тормыш белән чын-чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Эшли башлаган вакытта мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым: 1)Балаларның гаиләләре турында белешмә туплау,аларны өйрәнү; 2)Әти-әниләрне балалар бакчасы эшчәнлегендә актив катнашыргна җәлеп итү; 3)Әти-әниләрне конкурсларда,күргәзмәләр ясауда,кичәләр үткәргәндә катнаштыру. 4)Анкеталар уздыру. Ел дәвамында безнең төркемдә әти –әниләр белән төрле формадагы эш алып барылды: -консультацияләр һәм әңгәмәләр (“Юлда йөри беләсеңме?”,”Балаларга нинди китап укырга?,”Ял көнен ничек үткәрергә”,”Ничек чыныгырга?”,”Балаларның җәйге ялын ничек оештырырга?”Һ.б.); -фотокүргәзмәләр(“Яңа ел могҗизасы”,“Әтием белән бергә”,”Минем әнием”); -“Гаилә альбомы”төзү; -кичәләр(Яңа ел бәйрәме,балалар һәм әтиләр катнашында ял кичәсе” 23 нче февральгә карата КВН”,”Әнием,сөйкемлем минем”бәйрәм иртәсе,”Чыгарылыш кичәсе);кичәләрдә әти-әниләр карап кына утырмыйлар,кичәне оештыруда актив катнашалар. - конкурслар(“Чыршы уенчыклар көтә”,”Сыерчыгым оя сайлый”)Яңа ел чыршысында үзләре ясаган уенчыкны табып,башкаларга да күрсәтеп,агачтагы сыерчык оясын күзәткән баланың тәэсирләре бик зур. - газета чыгару (“Шатлык йорты”); -әти-әниләр мәктәбе (“Уеннар аша өйрәнәбез”,”Гаиләдә театральләштерелгән уеннар”); -анкеталар үткәрү; -ачык ишекләр көне Бакча эшчәнлегендә актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә.Бәйрәмнәрдән соң бергәләп чәй эчү оештырыла. Балалар бакчасы һәм ата –аналар арасындагы мөнәсәбәт,хезмәттәшлек баланы шәхес буларак үстерү өчен оптималь шартлар тудыра.Әти-әниләрнең балалар бакчасы эшчәнлегендә катнашуы ике як өчен дә файда гына.Балалар үзләренең әти-әниләре белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт белән карыйлар. Экологик тәрбия,хезмәт тәрбиясе,эстетик тәрбия,әхлак тәрбиясе бирүдә ата-аналар белән хезмәттәшлек,бергәләп кичәләр үткәрү балалар өчен файдалы уңай тәэсирләр тудыра. Яңа федераль таләпләр бакча эшчәнлегендә әти-әниләрнең турыдан-туры катнашуын таләп итә,Димәк,алар белән хезмәттәшлек тагын да ныгыр. Тәрбия бирүдә берәү дә читтә калырга тиеш түгел.Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына,тәрбиячеләргә җиңел булачак,тәрбия бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк. Ата-аналар белән балалар бакчасы арасындагы яхшы мөнәсәбәт – ул җентекле эш нәтиҗәсе.Ирешелгәннәргә генә туктап калмыйча,хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләргә кирәк
Автор: Байрамова Резида Габделбаровна
Автор: Байрамова Резида Габделбаровна
Похожие материалы