Главная / Старшие классы / Разное

Никах мәҗлесләре

НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ.

Авылыбыз фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров иҗаты

Кеше гомере олы бер хәзинә,

Кадерләрен белгән адәмгә.

Сынамакка яратылган бәндә,

Дөнья дигән олы галәмгә.

Ничек кенә итеп уздырсаң да,

Үтеп китә, кыска бу гомер.

Изге гамәл тормыш итсәң,

Әҗерләрен ходай бер бирер.

Һәр ниятнең була үз йоласы,

Белү кирәк аның серләрен.

Никах,бала туе,йорт туйлары,

Адаштырмыйк йола төрләрен.

Әле менә бүген зур тантана-

Шәригати Закон бәйрәме.

Яшь парларга теләп изге теләк,

Бүләк итик чәчәк бәйләме.

Олы туйда никах укыталар

Килен-кәләшкәйләр өендә.

Матур йолаларны үткәрәләр

Шушы изге никах туенда.

Бөтен кунак урнашалар

Үз урыннарын белеп.

Кодалар утыра түргә,

Аларга хөрмәт элек.

Йортка фатыйха кылалар

Аятел-көрси укып.

Никах туе күркәм була,

Башкарсаң шарты җитеп.

Кара-каршы танышулар

Килгән кунаклар белән.

Исемләп телгә алына

Туган һәм күрше-күлән.

Никах укучы хәзрәт

Яшьләрне җәлеп итә.

Шаһитләрнең исемнәрен,

Мәһәрен язып үтә.

Шаһәдәт калимәләрен

Яшьләргә бәян итә.

Ир белән хатын бурычын,

Хакларын сөйләп китә.

Үгет-нәсихәт укый,

Укый Хөтбә догасын.

Бәян итә ике яшьнең

Ир һәм хатын буласын.

Изге теләкләр теләнеп,

Тәфсилләп кыла дога.

Хәер-ихсан белән зурлап

Бу өлеш тәмам була.

Килен белән кәләш булгач,

Әти-әниләр уртак.

Имам тагы да кисәтә

Укыган җирдән туктап.

Сәдака догасы укып,

Бөтен шартын китергәч,

Шәригатьнең кануннарын

Төгәл ният иттергәч.

Килә матур мизгелләре,

Истәлекле өлеше.

Табынга килә зур чәк-чәк,

Бүләк- алтын, көмеше.

Чәк-чәк пешми гади генә,

Пешерә ике кеше.

Алтмыш йомыркадан бу эш,

Фәкать уңганнар эше.

Кодаларның хәллелеген,

Әйтә эре бавырсак.

“Яшь егетләр, чәк-чәк дәва,

Мәхәббәттән авырсак”.

Көмеш поднос өсләренә

Куялар төшне өеп.

Матур кәнфитләп бизиләр,

Өстенә ширбәт коеп.

Иң кадерле туй бүләге,

Шундый кабарып пешкән.

Әйтерсең, өлгергән җимеш,

Сабактан әле төшкән.

Киҗеле ашъяулык белән

Капланган чәк-чәк килә.

Никах табыннарын бизи

Как япкан чәк-чәк кенә.

Кабарып пешкән чәк-чәккә

Җиләк кагы япканнар.

Өстендә пар Һинд чәйләре,

Ансын каян тапканнар.

Чәй өстендә күлмәк-яулык

Чәк-чәк ачкан кодага.

Парлап чәк-чәк өстен ачу

Кадимидән модада.

Айры тояклы мал бүләк

Чәк-чәк ачкан кодадан.

Акча салыйк, калмыйк әле,

Шәригати йоладан.

Чәк-чәк арты поднос йөри,

Кунаклар чәк-чәк котлый.

Иң кадерле туй бүләге

Шушы йоласыз үтми.

Подноста җыелган акча

Яшьләргә тапшырыла.

Шәригать тәртибе шулай

Гамәлгә ашырыла.

Чәк-чәк арты пар күмәчне,

Күрсәтәләр пар казны.

Мактый-мактый чыгаралар

Туйга дип килгән малны.

Бирнә бирешә ике як,

Уздыралар бер-берсен.

Ефәк-постау, алтын - көмеш,

Энҗе-мәрҗән, кем күрсен.

Кәләпүшләр, кушъяулыклар,

Күзнең явын алырлык.

Чәчәкле матур күлмәкләр

Истәлеккә калырлык.

Ике як та берсен-берсе

Котлагач бирнә белән,

Хәер-сәдака өләшә

Туганнар,күрше-күлән.

Изге теләкләр теләнеп

Укыла Коръән-аят.

Шулай итеп матур мизгел

Тәмам була, ниһаять.

Аш-су килә, кодаларга

Иң беренче бирелә.

Тоз кабып, дога кылынып

Җиткерелеп җиренә.

Күчтәнәч икмәк киселә,

Таратыла табынга.

“Бисмилла”,- дип мулла бабаң,

Телгә килә тагын да.

Хуҗалар фатиха бирсә,

Тәгам җыя башлыйбыз.

Никах ашы- саваплы аш,

Бетергәнче ашыйбыз.

Туралган кайнар ит килә,

Казны бүлә башлыйлар.

Өлешләп биргәч бүлүче,

Көлә-көлә ашыйлар.

Кияүгә бирәләр башны.

Муен тия киленгә.

Муен башны әйбәт бора,

Ак алъяпкыч билендә.

Кайнешләргә ике боты,

Нык таяныч булсыннар.

Җизнә эшкә дәшкән чакта.

Һәрчак уяу торсыннар.

Ике балдызга – канатлар.

Алар тиздән очарлар.

Безнең кияү кебек уңган

Егетләрне кочарлар.

Каз күкрәген- чана диләр,

Төп кодага бу чана.

Кызның хәлен белү өчен,

Күчтәнәч төяп бара.

Каз хуҗасы кодага да

Өлеше чыга монда.

Күкрәк итен тәкъдим итик,

Ул каз китермәс көн дә.

Ике кодагыйга монда

Икегә бүлгән “күтик”.

Боларга тигән өлешнең

Әҗерен тәсвир итик.

Күп сүзләрне искә алып,

Киләчәген,үткәнен.

Юк-бар сөйләп йөрмәсеннәр,

Кыссын болар “күтләрен”.

Каз-күчтәнәч бүлү шулай,

Гаеп итеш юк гадәт.

Уен-көлке өчен шулай.

Саклана тәртип-әдәп.

Аш мәҗлесе- никах туе

Менә шушылай бара.

Йола булып дәвам итеп,

Нәселдән күчеп кала.

3 январь, 2010 ел.


Автор: Абузарова Рузиля Динмухаметовна
Похожие материалы